Әлшәй җире гасырлар буена борынгы риваятьләрне һәм легендаларны саклап калган
… Күп еллар элек гүзәл Дим елгасы үзәнендә борынгы башкорт ыруларының берсе – мең ыруы килеп төпләнгән, аларның төп коралы җәя һәм ук булган. Әлшәй ыруы башлыгы – Салават Юлаевның көрәштәше, Емельян Пугачевның крестьяннар хәрәкәтендә актив катнашучыга хөрмәт йөзеннән, аны батырлыгы һәм кыюлыгы өчен халык арасында Әлшәй Мәргән дип йөрткәннәр, районыбызга, шулай ук 1765 елда нигез салынган авылыбызга да шушы исем бирелә…
Күп милләтле республикабызда яшәүче халыкларның милли традицияләрен, көнкүреш үзенчәлекләрен һәм мәдәниятен тергезергә «Мәргән укчының 7 ыруы» проектын оештыручылар – Башкортстан Республикасының традицион атта чабып барганда ату һәм җәядән атуны үстерү буенча «Мәргән укчы» автономияле коммерция булмаган оешма - Русия Президенты гранты җиңүчеләре тотынды, алар Башкортстанның җиде районында җәядән атуга өйрәтү буенча семинарлар үткәрде. Хәрәкәткә нигез салучы Юлай Галиуллин һәм аның улы Тамерлан безнең районда да булып китте.
Район хакимияте ярдәмендә Пионерлар йортында үткән семинарда Юлай Рәфкать улы катнашучыларга «Мәргән укчы» хәрәкәте, үткәрелгән фестивальләр, башкортларның традицион ир-егетләр киеме турында сөйләде, ату кагыйдәләре һәм ысуллары белен таныштырды. Хәвефсезлек кагыйдәләре буенча инструктаждан соң спорт мәйданчыгында җәядән ату узды. Җәяләр, уклар, ук тоткарлаучы калканнар - изолонблоклар Пионерлар йортына, яшүсмерләр, укучылар арасында этно-спортның бу яңа төрен популярлаштыру максатыннан, биредә «Меңлеләр» исемле клуб төзү өчен тапшырылды.
- Мең ыруы көнбатыш Башкортстан территориясенә Чыңгызханның XIII гасыр башында көнбатышка таба яулап алу походлары вакытында килә. Меңлеләр башкорт халкы тормышындагы барлык тарихи вакыйгаларда да актив катнаша, аларның озак вакыт төп коралы җәя була. Нәкъ башкорт җайдаклары дөнья тарихында соңгы тапкыр 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1813-1814 елларда рус армиясенең чит ил походлары вакытында ук- җәя кулланганнар. Җәядән оста ата белгәннәре өчен аларны «төньяк амурлары» дип атаганнар да инде, - ди Пионерлар йорты музеен оештыручы Зилә Зәкәрия кызы Җәлилова.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Мәргән укчының 7 ыруы» проектының максаты - тамашалы чаралар, төрле ярышлар уздыру өчен иң яхшы укчылар клубы булдыру, яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, республикабызда яшәүче халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын өйрәнү генә түгел, 2021 елгы Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек тә.
.… Еллар һәм гасырлар тарих төпкеленә китәр, вакыт әкренләп үткән вакыйгаларны хәтердән чыгарыр, әмма борынгы риваятьләр, легендалар һаман яшәр һәм Әлшәйнең яңа буыннарында үз дәвамын табар.