Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2020, 14:00

Балаларны сәүдә үзәкләренә кертмәячәкләр

Кичә, 9 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балигъ булмаганнар өчен яңа чикләү кертте.

Кичә, 9 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балигъ булмаганнар өчен яңа чикләү кертте.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб белән берлектә 18 яшькә кадәрге балаларны сәүдә үзәкләренә кертмәү турында карар кабул ителгән.
Хәзер 18 яшькә кадәрге үсмерләр сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә ата-аналарсыз яки законлы вәкилләрдән тыш берүзләре генә йөрергә тиеш түгел. Өлкәннәрдән исә исә ата-ана хокукын раслаучы документ сорарга мөмкиннәр.
“Ата-аналарсыз һәм опекуннарсыз алар сәүдә үзәкләрендә нәрсә эшлиләр? – диде бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Радий Фәрит улы. – Сәүдә үзәкләре бездә ял итү, вакыт уздыру урыннарына әйләнә һәм анда ни генә кылынмый”.
Әлеге норманың үтәлешен төбәкнең Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы контрольдә тотачак.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: Twitter
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Balalarni-s-d--z-kl-ren-kertm-yach-kl-r-536146/
Читайте нас: