Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 ноябрь 2020, 12:10

Янгында ике кешенең гомере өзелгән...

Кичә Әлшәй районында коточкыч фаҗига булган.

Кичә Әлшәй районында коточкыч фаҗига булган.

Башкортстанның Әлшәй районы Шафран авылындагы торак йортта кичә көндез янгын чыккан. Урынга кичекмәстән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары, шулай ук авылның ирекле янгын командасы килгән.

Билгеле булуынча, янгын бер катлы агач йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче урындагы халык 62 яшьлек ирне һәм 5 яшьлек кызны өйләреннән чыгарган.

"Ирнең үлеме янгын урынында теркәлгән. Бала аңсыз хәлдә дәваханәгә китерелгән, анда аның да үлеме теркәлгән”, — дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Хәзер бу хәлнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
  • Фото: пресс-служба МЧС РБ
  • Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
    • https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yanginda-ike-keshene-gomere-zelg-n-546019/
    • Читайте нас: