Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2020, 13:25

Балалары туганда яшь әни комада булган

Англиянең Бирмингем шәһәрендә COVID-19 белән авырган хатын ясалма кома вакытында игезәк балалар тапкан һәм бу хакта 16 көннән соң гына белгән.

Англиянең Бирмингем шәһәрендә COVID-19 белән авырган хатын ясалма кома вакытында игезәк балалар тапкан һәм бу хакта 16 көннән соң гына белгән.
Йөкле Перпечуэл Уке (Perpetual Uke) коронавирусның тәүге билгеләрен март аенда ук сизгән. Аның хәле көннән-көн начарайган, күп тә үтми хатынны дәваханәгә салганнар һәм ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Ахырда табиблар Укены ясалма кома халәтенә керткәннәр.
Табиблар пациент ханымның исән калуына бернинди гарантия дә бирә алмаган, шуңа 10 апрельдә йөклелек срогы 26 атна булган чакта Перпечуэл Укега кесарево кисеме ясыйлар, шулай итеп, бәбиләрне дөньяга килә. Нәни кызчык нибары 770 грамм булса, малайның авырлыгы 850 грамм тәшкил иткән. Уке исә тагы 16 көн һушсыз яткан.
Аңына килгәч, ана кеше бу аның балалары икәненә озак вакыт ышанмый торган. Тәүге тапкыр сабыйларын фотосурәттә күреп, аларның никадәр кечкенә булуларына Укеның һушы киткән.
116 тәүлектән соң игезәкләрне дәваханәдән чыгарганнар. Уке әйтүенчә, нәни кызчык белән малай акрынлап үсәләр.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: Globallookpress.com
    • https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Balalari-tuganda-yash-ni-komada-bulgan-552945/
      • Читайте нас: