Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 декабрь 2020, 12:30

2021 елның гыйнвар аенда ничек ял итәбез?

БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы түбәндәгене хәбәр итә:

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы түбәндәгене хәбәр итә: РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда - Яңа ел каникуллары, 7 гыйнварда Раштуа бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 2021 елда 2 һәм 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хөкүмәтенең "2021 елда ял көннәрен күчерү хакында" гы карарга ярашлы, шимбәгә туры килгән 2 гыйнвар көнен - 5 ноябрьгә, якшәмбегә туры килгән 3 гыйнвар көне 31 декабрьгә күчерелә. Быел 31 декабрь көнендә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара. Шулай итеп, Яңа ел каникуллары сәбәпле, эшләми торган бәйрәм көннәре дип 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 һәм 9, 10 гыйнвар игълан ителә. 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар көннәре отпускка кертелми.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/2021-elny-gyynvar-aenda-nichek-yal-it-bez/
Читайте нас: