Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 март 2021, 09:55

Европага экспортны арттырабыз

Быелның беренче ике аенда республика май җитештерү предприятиеләре экспортка көнбагыш жомы һәм гранулланган көнбагыш шроты белән 314 тимер юл вагоны озатты.

Быелның беренче ике аенда республика май җитештерү предприятиеләре экспортка көнбагыш жомы һәм гранулланган көнбагыш шроты белән 314 тимер юл вагоны озатты. "Чишмә май заводы" һәм "Элеватор" предприятиеләре Латвия һәм Литва диңгез портларына 22 мең тоннадан артык кыйммәтле үсемлек азык өстәмәләре озатты. Шрот жомнары Балтыйк буе илләреннән Европага озатыла.
Башкортстанда җитештерелгән жом һәм шрот Германия, Бельгия, Нидерландия һәм Евросоюзның башка илләрендә сорау белән файдалана. Аларны дуңгыз, мөгезле эре мал, кош һәм балык симертү өчен кулланалар. Әлеге азык өстәмәләре катнаш мал азыгы әзерләүдә дә мөһим һәм кирәкле компонент булып санала.
Белешмә өчен: 2020 елда республика аграр предприятие комплексы экспортка 165,4 миллион долларлык продукция озаткан. "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысларында республикада тормышка ашырылган "БРда АПК продукциясе экспорты" төбәк проекты буенча былтыр 115 миллион доллар максат итеп куелган булган.Автор : Кадикова Резида.Чыганак: Министерство с/хозяйства РБ
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Evropaga-eksportni-arttirabiz-714418/
Читайте нас: