Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дәүләт хезмәтләре
23 октябрь 2018, 02:00

Гражданлык хәле актларының барлык язмалары – Бердәм дәүләт реестрында

1 октябрьдән Гаилә кодексына төзәтмәләр үз көченә керде..

-Акт язмаларын саклауның үзәкләштерелгән системасын гамәлгә кертүгә бәйле, без архивны тоталь санлаштыру эшен башладык, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Сафина. – Бездә 1921 елдан алып сакланган мәгълүматлар бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Өч елда безгә барлык акт язмаларын санлаштырырга кирәк. Бердәм дәүләт реестры тулы күләмдә 2020 ел ахырына кадәр формалашачак.

-Лариса Таминдаровна, бу яңалык нәрсә бирәчәк?

-Электрон реестр илебезнең нинди территориясендә булуына карамастан, элек төзелгән акт язмаларына онлайн керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Ул кертелгәннән соң русиялеләргә башка төбәкләрнең ЗАГС бүлекләреннән яңадан таныклыклар һәм белешмәләр алу өчен хат җибәрү һәм җавап көтү таләп ителмәячәк. Тулы реестр булдырылганнан һәм гражданлык хәле актлары язмаларын электрон формага күчергәннән соң, яшәгән урын буенча ЗАГС бүлегендә документларны берьюлы алырга мөмкин булачак.

Тагын да бер уңайлы ягы. Күпләр теге яки бу дәүләт хезмәтләрен алу өчен документлар пакетын тапшыру кирәклеге турында ишетеп кенә белмидер, мөгаен. Хәзер бу хезмәт кайбер очракларда гадиләштереләчәк: ведомство уполномоченныйларының мәгълүматларны исәпкә алуның төрле формаларын алып бару һәм раслау өчен кирәкле ЗАГС мәгълүматларына керү мөмкинлеге булачак.

Яңа технология шулай ук хаталарны, ялгышлыкларны һәм кабатланган мәгълүматларны киметү мөмкинлеге бирәчәк, ә бердәм номерлау эзләүне җиңеләйтәчәк һәм тизләтәчәк. Моннан тыш, хаталарга юл куймау белән беррәттән мутлашу очракларын да булдырмау мөмкинлеге туачак. Атап әйткәндә, аерылышмый торып, яңы никахны, яки ана капиталын алу өчен бер баланы төрле ЗАГС бүлекчәләрендә теркәп булмаячак.

Яңа программаны керткәндәге объектив кыенлыкларга бәйле, килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм моны аңлап кабул итәрсез, дип өметләнәбез. Тиздән ЗАГСның Бердәм дәүләт реестры хезмәтләр күрсәтүне тиз, сыйфатлы һәм уңайлы оештырып, илебезнең һәр гражданины турындагы белешмәләрнең эталон чыганагына әйләнәчәк.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА язып алды.
Читайте нас: