Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дәүләт хезмәтләре
9 февраль 2021, 14:37

Электрон рәвештә отышлы

Хокукларны теркәү буенча Росрееср хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланганда физик шәхесләр өчен дәүләт пошлинасы күләме 30 процентка кимрәк.

Хокукларны теркәү буенча Росрееср хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланганда физик шәхесләр өчен дәүләт пошлинасы күләме 30 процентка кимрәк.
Мондый норма үзенең гамәлдә булуын ел башында ук туктатырга тиеш иде, әмма 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.
Мәсәлән, документларны теркәү өчен электрон рәвештә Росреестр порталында “Шәхси кабинет”аша җибәргән очракта, пошлина 1400 сум тәшкил итә (“кәгазь” варианттагы 2 мең сум урынына). Бер хезмәт өчен берьюлы берничә кеше мөрәҗәгать итсә, дәүләт пошлинасы да шул нисбәттә түләнә. Моннан тыш, законга ярашлы аерым категория гражданнары өчен льготалар каралган.
Хәтерегезгә төшерәбез, быелдан башлап моңа кадәр милеккә хокукы булганнарга дәүләт теркәлүе өчен пошлина салынмый. Атап әйткәндә, моңа 1998 елның 31 гыйнварына кадәр, ягъни, “Күчемсез милек һәм алар белән килешү төзүгә хокукны дәүләт теркәве турындагы” Федераль закон үз көченә кергәнче сатып алынган күчемсез милек объектларына хокуклар керә, һәм бу хокуклар турындагы мәгълүматлар Техник инвентаризацияләү бюросы яки җир ресурслары һәм җир төзелеше комитетлары, урындагы хакимият тарафыннан исәпкә алынган булырга тиеш.
Наталья ШАҺИЕВА,
Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча җитәкчесе ярдәмчесе.
Фото: om-saratov.ru
Читайте нас: