Нәкъ шушы көнне 31 ел элек совет гаскәркәренең соңгы колоннасы Әфганстан җиреннән чыгарыла. Күп кенә егетләр, алар арасында әлшәйлеләр дә бар, әфган җирендә генә түгел, башка “кайнар нокталарда” да башын салды. Аларның истәлегенә районда ел саен тантаналы чаралар, яугир-интернационалистлар белән очрашулар, батырлык дәресләре һәм спорт турнирлары үткәрелә. Иртәгә, 15 февральдә, 10 сәгатьтә район үзәгендә митинглар узачак, “Туган ил-Ана” монументына һәм парктагы истәлекле тактаташларга веноклар салыначак.