Традициягә кергән Салават Юлаев көннәре быел онлайн-форматта үтә.
16 июньдә Башкортстанның милли герое, шагыйрь-импровизатор һәм полководец Салават Юлаевның тууына 266 ел тула. Бу датага багышлап республикада төрле чаралар үткәрелә. Шул исәптән милли батырның туган көне уңаеннан флешмоб игълан ителде.
Флешмобта чәчәннәр, халыкның авыз-тел иҗатын сөючеләр катнаша ала. Алар социаль челтәрдә #БашҡортСәсәндәре #СалауатМенән #СалауатЮлаев #РЦНТРБ #МКРБ #ЦентрСэсэновРБ хештегы белән Салават Юлаевка багышланган җырлар һәм кобаерлар башкара, яугир шагыйрьнең шигырьләрен сөйли, видеороликлар белән бүлешә.
Флешмоб 12 июньнән 16сына кадәр дәвам итә.