Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Дата
12 Февраля 2021, 08:22

Әфганстан - йөрәк ярасы

15 февраль илебез тарихына Яугир-интернационалистларны искә алу көне буларак керде.

15 февраль илебез тарихына Яугир-интернационалистларны искә алу көне буларак керде.
32 ел элек, ерак 1989 елда, нәкъ бу көнне совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыкты – куәтле Советлар Союзы өчен чит илдә сугыш бетте, ул тугыз елга сузылды һәм 15 меңнән артык солдатның гомерен өзде. Алар арасында әлшәйлеләр дә бар.
2010 елдан, әфган сугышында гына түгел, ә башка “кызу нокта”лардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан чорда фидакарьлек күрсәткән ватандашларыбыз истәлегенә 15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көненә әйләнде.
Бөтен җирдәге кебек, районда да шушы көннәрдә истәлекле датага багышланган тематик чаралар, батырлык дәресләре, спорт ярышлары уза. Ә 15 февральдә 11 сәгатьтә - Шафран авылындагы Туганнар каберлегендә, 15 сәгатьтә Раевка авылының “Туган ил – Ана” монументына һәм обелискларга чәчәкләр салу тантанасы уза.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: voentelecom.ru
Читайте нас