Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ел документы
26 февраль 2019, 02:00

“Төп байлык – халкыбыз”

Русия Президенты Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Русия Президенты Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бу юлы ул якынча ике сәгатькә сузылды һәм социаль юнәлешле булды. Владимир Путин ил алдында торган төп бурычларның берсе – халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, дип билгеләде. “Төп байлык – ул халык, бу илне без алар өчен төзибез, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы. Балалы гаиләләргә ярдәм, бала туганда өстәмә түләүләр, мәгариф һәм сәламәтлекне үстерү, пенсияләргә өстәмәләрне исәпләгәндә гаделлек, фәкыйрьлек белән көрәш – бу көнүзәк темаларның берничсе генә, алар буенча дәүләт башлыгы анык срокларны һәм т юнәлешләрне билгеләде.
Гаиләгә ярдәм: яңа чаралар исемлеге әзерләнде
Владимир Путин беренче һәм икенче балага түләү күләмен ике яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, беренче һәм икенче балага пособиене җан башына уртача кереме ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак.
2019 елның 1 июленнән инвалид бала карау буенча пособие 10 мең сумга кадәр артачак.
Балалы гаиләләр өчен салым салынган фатир мәйданын киметергә.
Күпбалалы гаиләләрне алты сотый җир өчен салымнан азат итәргә.
Ишле гаиләләр өчен ипотека буенча ташлама бар. Алар 6 процент түли, калганы дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Әмма бу чараны да сирәк файдаланалар, чөнки ташлама өч яки биш ел гына гамәлдә була. Бу льготаны ипотека кредиты чорында гамәлдә калдырырга. Бу программадан 600 мең гаилә куллана ала.
Өченче һәм арытабангы сабые туган гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чараларын гамәлгә кертергә, атап әйткәндә, мондый гаиләләр өчен ипотека бурычының 450 мең сумын дәүләт каплаячак (бу чараны В. Путин 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә кертергә тәкъдим итте).
2021 ел ахырына кадәр ясле мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә. Моның өчен 200 меңнән артык урын булдыру шарт. Шул ук вакытта 90 мең урын быел ук булдырылырга тиеш, дип билгеләде дәүләт Башлыгы.
Фәкыйрьлекне бетерү
Бу бурычны бер-ике ел эчендә генә хәл итеү мөмкин түгел. Әле 2000 елларда гына илдә 40 миллионнан артык кеше фәкыйрьлек чигендә яши иде, бүген аларның саны – 19 млн, дип билгеләде В. Путин. Социаль контракт буенча, дәүләт гражданнарга эшкә урнашуда, квалификацияне күтәрүдә ярдәм итә, ярдәмче хуҗалыклар булдыруга яки үз эшеңне ачуга акча бирә. Шулай ук микрокредитлау базарында тәртип урнаштырырга да кирәк.
Пенсияләр турында
Владимир Путин пенсия системасындагы үзгәрешләрне тормышка ашыру барышында, пенсияләргә өстәмә түләү билгеләүдә гаделсезлекләргә юл куймаска кушты. “Башта пенсияләрне яшәү минимумына җиткерергә, шунан соң гына индексация эшләргә кирәк”, - диде Президент.
Сәламәтлек саклау
2020 ел ахырына кадәр барлык авыл-шәһәрләрдә дә медицина ярдәмен һәркем алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, диде ил башлыгы. Ул шулай ук “сакчыл поликлиникалар” өчен югары стандартлар булдырырга тәкъдим итте һәм 2021 елга бөтен балалар поликлиникаларын да яңа стандартларга күчерергә кушты. “Авыл табибы” программасында катнашучылар өчен яшь чикләвен (50 яшь) алу, паллиатив ярдәм турында закон проектын эшләүне тизрәк тәмамлау, яман шеш авыруларына каршы көрәшкә киләсе алты елга 1 триллион сум акча бүлү турында да әйтеп үтелде.
Мәгариф
Русия Президенты Федераль җыелышка Юлламасында 2020 елдан “Авыл укытучысы” программасын тормышка ашыра башларга тәкъдим итте. Программа авылга һәм бәләкәй шәһәрләргә күчкән укытучылар өчен 1 миллион сум акча түләүне күз уңында тота. Дәүләт Башлыгы әйтүенчә, белем бирүнең эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Дәүләт стандартларында ил үсеше өстенлекләрен чагылдыру мөһим. Федераль дәреслекләр исемлегенә иң яхшыларын гына кертергә кирәк.
– 2006 елда мәктәпләрне интернетка тоташтыра башлагач, бу зур алга китеш кебек тоелган иде, – диде Владимир Путин. – Хәзер ил алдында яңа бурычлар тора. Интернет югары тизлектә - секундына 100 мегабит булырга тиеш. Бу балаларга мәгълүматлар белән тизрәк танышырга, мөмкинлекләрне арттырырга булышлык итәчәк.
Көнкүреш калдыклары белән эш итү – заман таләпләренә ярашлы
Президент көнкүреш калдыклары белән эш иткәндә чүп-чар чыгаруга түләүне күтәрмәскә кушты. Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү буенча заманча система булдырырга. Көнкүреш калдыкларын эшкәртү дәрәҗәсен 8-9 проценттан 60ка процентка кадәр күтәрергә.
Үзенең юлламасында Путин икътисад, дөресрәге, аның үсеш юллары турында да сөйләде. Ул Хөкүмәткә экологик яктан чиста товарларның Русия брендын оештырырга кушты.
“Русия боендырыксыз һәм азат ил булды. Бу аксиома. Без моны аңларга тиешбез”, - дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.
Фәнүзә СУФЯИНОВА әзерләде.
Фото: Яндекс
Читайте нас: