Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ел документы
15 гыйнвар 2020, 12:30

Юлламаны Эльбруста да карарга мөмкин булачак

Русия президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка юлламасын Эльбруска – диңгездән 3847 метр биеклектә урнаштырылган махсус экраннан карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә гомум халык фронтының Кабарды-Балкар төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Путин юлламаны 15 гыйнварда ишеттерә. Традицион рәвештә, документта алдагы елларга эчке һәм тышкы сәясәттә ил үсешендә өстенлекләр билгеләнә. Чара “Манеж” үзәк күргәзмә залында 12 сәгатьтә башлана.
Эльбруста урнаштырылган экранның биеклеге – өч метрга якын, киңлеге – дүрт метр ярым. Ул таулы трассалардан шуучы чаңгычыларга яхшы күренеп торачак.
Автор : Тазеева Руфина
Читайте нас: