Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән чыгыш ясады.
Путин билгеләвенчә, “ил алдында торган зур күләмле социаль, икътисади һәм технологик бурычларны озакка сузмый тиз арада хәл итү өчен” Юллама беренче тапкыр ел башында ук халык хөкеменә чыгарылды. Ә мондый мәсьәләләр аз түгел.
Президент программа документын иң көнүзәк - демография проблемасыннан башлады. Гаиләгә ярдәм чаралары сыйфатында дәүләт башлыгы башта сабыйларны балалар бакчалары белән тәэмин итүне бурыч итеп куйды. Билгеле булуынча, быел гыйнвардан керемнәре һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өч яшь тулганчы беренче һәм икенче балага айлык түләүләр ала башлады. Ә хәзер, Президент билгеләвенчә, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга шундый түләүләр каралачак. Пособиене керемнәре һәр кешегә бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алачак. Ул гына да түгел.
Беренче балага да ана капиталы
2021 елның 31 декабренә кадәр исәпләнгән ана капиталы программасы 2026 елның ахырына кадәр озайтылачак һәм аны беренче бала туганда бирә башлаячаклар, дип белдерде В. Путин. Индексацияләнгәннән соң ана капиталы күләме 466 мең 617 сум тәшкил итте, беренче баласы туган гаилә нәкъ шунча сумма алачак. “Хәзерге заман шартларында бу да аз, дип исәплим, - диде Президент. – Ана капиталын тагы да 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итәм. Бу өстәмә акча алу хокукы гаиләгә икенче бала туган очракта бирелә. Шулай итеп, ике балалы гаилә өчен ана капиталының гомум күләме 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк”.
Әгәр гаиләдә әле бер бала бар икән, икенче бала туганнан соң ана капиталы яңа күләмдә - 616 мең 617 сум итеп түләнергә тиеш. Дәүләт өч балалы гаиләнең ипотека кредитын 450 мең сумга каплатуын да исәпкә алып, алар гомуми алганда тормыш шартларын яхшыртуга 1 миллион сумнан артык акча алачак.
Дәүләт башлыгы шулай ук 2020 елның 1сентябреннән мәктәпләрдә барлык беренче - дүртенче сыйныф укучыларын бушлай тукландыруны тәкъдим итте.
Киләчәктә мәктәпне тәмамлаучылар саны артачак. Шуны исәпкә алып, вузларда бюджет урыннары санын ел саен арттырырга кирәк, өстәвенә төбәк уку йортлары өстенлекле булырга тиеш, дип белдерде Путин. Ул шулай ук икенче курстан соң студентларга яңа юнәлеш яки уку программасын сайлап алу мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте.
Яңа уку елыннан гамәлдәге төбәк түләүләрен саклап калып, сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджет акчалары исәбенә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү кертеләчәк.
Сәламәтлек саклау һәм дарулар турында
Президент әйтүенчә, Русиядә көтелгән гомер озынлыгы беренче тапкыр 73 яшьтән артып китте, бу 2000 ел белән чагыштырганда сигез елга күбрәк. Әмма халык медицина ярдәменең сыйфатына саннар һәм күрсәткечләр буенча гына бәя бирми. Шуңа да дәүләт башлыгы, 1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасы эшли башлаячак, дип белдерде.
Президент медицина хезмәткәрләре өчен бөтен ил өчен бердәм өстәмә һәм компенсацияләр исемлегенә нигезләнгән хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү турында да әйтеп үтте.
Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә Путин аерым игътибар бирде, медицина югары уку йортларында эшкә урнашу гарантиясе белән бюджет урыннарының 70 проценттан артыгын максатлы итәргә тәкъдим итте. Реформа ординатурага да кагылачак.
Президент әйтүенчә, киләчәктә яшәү өчен мөһим дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыгарга тиеш түгел. Быел медицина препаратларын алучыларның бердәм регистры эшли башлаячак, алар бушлай яки зур ташлама белән бирелә.
Президент еллык Юлламасында милли икътисад, гражданнарның реаль керемен сизелерлек арттыру өчен шартлар тудыру, киләчәкне билгели торган юнәлешләр буенча үз технологияләрен һәм стандартларын булдыру мәсьәләләренә дә,шулай ук экология проблемаларына да тукталды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан Җиңү турындагы дөреслекне җиткерүгә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук илебезнең Төп законы – Конституцияне билгеләүче дәүләт корылышы һәм эчке сәясәт мәсьәләләре дә күтәрелде. Фикер алышуга кайбер конституция төзәтмәләрен чыгарырга тәкъдим итте.
-Русия алдында яңа тарихи бурычлар тора һәм аларны хәл итүдә һәркемнең өлеше булу бик мөһим. Бергәләп без тормышыбызны яхшы якка үзгәртербез, чөнки Русия – ул без, - диде Юлламасы азагында дәүләт башлыгы.