Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкәртү
28 гыйнвар 2019, 02:00

“Раевсахар”: мизгел йомгаклары

Татлы тамыр ап-ак шикәргә әйләнеп, безнең өстәлләргә килеп җиткәнче бик катлаулы һәм озын юл үтә.

Татлы тамыр ап-ак шикәргә әйләнеп, безнең өстәлләргә килеп җиткәнче бик катлаулы һәм озын юл үтә. Әле яңа гына эшләр гөрләп торган Раевка шикәр заводы цехларында бүген гадәти булмаган тынлык, чөнки чөгендер эшкәртүнең чираттагы мизгеле тәмамланды. Чөгендер кайнатучылар өчен узган елның нинди булуы турында предприятенең генераль директоры Сергей БАЙГУҖИН сөйли:
-14 гыйнварда без шикәр чөгендере эшкәртү мизгелен тәмамладык. Барлыгы 536 мең тонна чимал әзерләнде. Татлы тамырны республиканың унбиш районыннан һәм Ырынбур өлкәсеннән ташыдылар. Әлшәй чөгендерчеләре дә быел мул уңыш үстереп, эшкәртүгә 103 мең тонна чөгендер тапшырды.
Завод 15 сентябрьдән алып бертуктаусыз 120 тәүлек эшләде. 505 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелде, 78,5 мең тонна шикәр комы әзерләнде. Чыгыш 15,55 процент тәшкил итте. Төп продукциядән тыш, 14 мең тонна - коры һәм грануллы жом, 16,4 мең тонна чөгендер патокасы эшләнде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, завод мизгелгә вакытында әзерләнде. Инвестиция программасы 19 млн сум тәшкил итте. Производство цехларын һәм җиһазлар ремонтлауга 55 млн сум тотынылды.
Гомумән, барлык бу чыгымнар заводның өзлексез эшләвенә һәм эшкәртү куәтен тәүлегенә 5000 тоннага җиткерүгә юнәлтелде. Бүген “Раевсахар”ның куәте - тәүлегенә 4500-4700 тонна, былтыргы күрсәткеч - 4200 тонна.
Киләчәккә безнең бурыч – чимал базасын саклап, заводны 600-650 мең тонна шикәр чөгендере белән тәэмин итү. Мондый күләмдәге чималны эшкәртү өчен бездә мөмкинлекләр бар: соңгы елларда шикәр комы чыгышын яхшырту һәм татлы тамырны саклаганда һәм эшкәрткәндә югалтуларны киметү өчен күп эшләр башкарылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА язып алды.

Читайте нас: