Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Эшкәртү
30 март 2020, 14:00

“Раевсахар” җәмгыяте республика халкына бер елга җитәрлек шикәр җитештерә

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, былтыр республика аграрчылары шикәр чөгендерен 47,2 мең гектарда үстерде һәм 1,8 млн тонна татлы тамыр җыеп алды.

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, былтыр республика аграрчылары шикәр чөгендерен 47,2 мең гектарда үстерде һәм 1,8 млн тонна татлы тамыр җыеп алды. Нәтиҗәдә өч шикәр заводы 200 мең тоннадан артык шикәр җитештерде.
Республика зур азык-төлек җитештерүчеләренең һәм сәүдә челтәрләре бүлү үзәкләренең азык-төлек складлары буенча “Продразведка” пресс-туры вакытында федераль һәм төбәк киң мәгълүмат чаралары журналистлары Раевка шикәр заводында да булды. Предприятие директоры Сергей Байгуҗин вице-премьер – республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән сөйләшү барышында билгеләвенчә, үткән мизгелдә Раевка шикәр кайнатучылары барлыгы 100 мең тонна шикәр эшләп чыгарган. Бу – Башкортстан халкының шушы продуктка нәкъ берьеллык ихтыяҗы. Журналистлар “Раевсахар” җәмгыятендә бик күп шикәр туплануын шәхсән үзләре күрде, анда бүген 50 мең тоннага якын шикәр саклана.
Читайте нас: