Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкәртү
9 сентябрь 2020, 12:35

Раевка шикәр заводы яңа мизгелгә әзер

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, завод 10 сентябрьдә, шикәр чөгендеренең тәүге партиясе килү белән, эшли башлаячак.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, завод 10 сентябрьдә, шикәр чөгендеренең тәүге партиясе килү белән, эшли башлаячак.
Бу мизгелдә “Раевсахар” җәмгыятендә 500 мең тоннага якын чимал эшкәртергә ниятлиләр. Шушы көннәрдә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтүе буенча федераль хезмәт идарәлеге, Дәүләт техник күзәтүе инспекциясе белгечләре катнашлыгындагы абруйлы комиссия заводның татлы культураны кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзер булуын билгеләде. Заводта 50 млн сумлык үзгәртеп кору эшләре башкарылган.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: