Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкәртү
23 сентябрь 2020, 16:28

Шикәр заводында яңа мизгел башланды

Быелгы ел шикәр чөгендере эшкәртү сәнәгате эшчәннәре өчен җиңел булмады.

Быелгы ел шикәр чөгендере эшкәртү сәнәгате эшчәннәре өчен җиңел булмады. Татлы продукциягә хакларның кискен төшүе Раевка шикәр эшкәртүчеләре эшенә дә зур үзгәрешләр кертте.
Заводта яңа милекче
- Узган елны керемсез тәмамладык, - ди “Раевсахар” җәмгыятенең финанс директоры Айгөл Белинская. – Бу шикәргә хакларның 36 сумнан 18 сумгача төшүенә бәйле. Заводның милекчесе дә алмашынды. Активларны Башкортстан компаниясе - “Стар Нафта” җәмгыяте сатып алды. Әмма финанс авырлыкларына карамый, предприятие яңа мизгелгә ныклап әзерләнде. Ремонт эшләренә 50 млн сумнан артык акча бүленде. Җитештерүгә килгәндә исә, 2017 елдан алып чимал эшкәртүне тәүлегенә 4500 тоннага җиткердек. Бу мизгелдә 500 мең тонна шикәр чөгендере әзерләргә ниятлибез.
Заводта кадрлар потенциалын да тулысынча саклап калуга ирешкәннәр. Бүген монда 650 кеше эш белән тәэмин ителгән. Хезмәт хакы да шул ук дәрәҗәдә, агымдагы чорның сигез аенда ул уртача 32 мең сум тәшкил иткән.
Чөгендерне кайдан ташыйлар?
Шикәр базарындагы катлаулы хәлгә бәйле, татлы тамыр мәйданнары да сизелерлек кимеде.
- Әгәр былтыр шикәр чөгендеренә 21 мең гектар бүленсә, быел аны 14,5 мең гектарда гына үстерделәр, - ди Айгөл Миңнеяр кызы. – Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр хәзер керемле культураларга өстенлек бирә. Шунысы куандыра, быел чөгендер уңышы мул, гектарыннан 350 центнер тәшкил итә, шикәрлелеге – 17,20 процент.
Элеккечә, берлектәге эшчәнлек килешүләре буенча эшлибез. Ягъни продукциянең 60 проценты чөгендер тапшыручыга калса, 40 проценты – эшкәртүчегә. Быел чималны республиканың 12 районыннан, шулай ук Ырынбур өлкәсеннән, Татарстандан да китерәләр.
Былтыр Үзбәкстан, Кыргыз Республикасы һәм Казахстанга шикәр экспортлауны үзләштердек, Эстониягә грануллы жом җибәрә башладык.
Өемнәр көннән-көн арта
Чөгендер кабул итү пунктына бер-бер артлы “татлы” йөк төялгән машиналар килеп туктый. Чималның сыйфатын тикшергәннән һәм үлчәнгәннән соң алар лабораториягә юл тота. Монда чөгендернең чисталыгы һәм шикәрлелеге тикшерелә. Арытабан сыйфатына карап, билгеле бер өемгә илтеп бушаталар.
- Эшкә 10 сентябрьдә тотындык. Әлегә тугыҙ өемгә салу машинасы эшли, кирәк булса, калганнарын да җәлеп итәчәкбез, алар бездә – 11, - ди чөгендер кабул итү пункты җитәкчесе Сергей Осипов. – Татлы тамырны төнге уникегә кадәр кабул итәбез, ә чөгендерне арытабан юып эшкәртүгә җибәрү мәйданчыгында тәүлек әйләнәсенә эш тынмый. Барлык производство процесслары да автоматлаштырылган, кул көче бик аз кулланыла. Бездә барлыгы 80 кеше хезмәт сала.
Уңайлы һава торышы аграрчыларга шикәр чөгендере казуны җитез алып бару мөмкинлеге бирә. Татлы тамыр кабул итү пунктында да өемнәр саны күзгә күренеп арта. Быелгы мизгелне завод эшчәннәре ел ахырына кадәр тәмамларга ниятли.
Автор фотосы.
Венера Садыйкова, Асия Ногыманова һәм Ольга Шарикова (уртада) лабораториядә озак еллар хезмәт сала.
Читайте нас: