Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Эшкәртү
7 декабрь 2020, 11:55

Өстәлләрдә шикәр булачак!

Раевка шикәр заводында 50 мең тоннанан артык шикәр җитештерелгән

Раевка шикәр заводында 50 мең тоннанан артык шикәр җитештерелгән
Иртән бер-ике кашык шикәр салып хуш исле кайнар кофе яки чәй эчеп алсаң, ә төшке аш вакытында тәмле пирожный белән сыйлансаң, диетологлар «Зарарлы!» – дип искәртер. «Тәмле дә инде!» – дип каршы төшәр татлы азык яратучылар. Шикәрнең файдасы һәм зыяны турында аны яклаучылар һәм кире кагучылар бәхәсләшкән арада Раевка шикәр заводында аны җитештерү буенча туктаусыз катлаулы технологик процесс бара.
Шикәр әзерләүнең бөтен мизгелендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче чөгендер кабул итү пунктында бүген тынлык – татлы тамыр ташу тәмамланган. Быелгы уңыштан 522 мең тоннанан артык чимал хәзерләнгән. Узган еллардагы кебек, чөгендерне республиканың ун сигез районыннан ташыганнар. Аны тапшыручылар арасында менә берничә ел инде Ырынбур өлкәсе Абдулино районының «Авангард» авыл хуҗалыгы предприятиесе дә бар.
- Быел чималның сыйфаты бик яхшы. Урып-җыю чорында аграрчылар өчен уңай һава шартлары тору нәтиҗәсендә чөгендернең пычраклыгы нибары 8,4 процент тәшкил итте. Шикәрлелеге 18,50 процентка җитте. Чагыштыру өчен: узган елда тамыразыкның пычраклылыгы - 12,4 процент, шикәрлелеге – 17,71 процент тәшкил иткән иде, ди чимал буенча инженер-химик Екатерина Бекетова.
Завод территориясендәге чөгендер өемнәрендә әлшәйлеләрнең дә өлеше бар. Район хуҗалыклары бу мизгелдә татлы культураны 935 гектарда үстереп, 44189 тонна уңыш алды. Гектарыннан уртача 472 центнер чөгендер алынды. Гадәттәгечә Нигъмәтулла авылыннан бертуган Дибаевларның фермер хуҗалыгы алда бара. Быел аларның басуларында уртача уңыш гектарыннан 522 центнерга җитте. Заводка Дибаевлар13 мең тоннанан артык чимал озатты.
Бүген тәүлегенә 4500 тонна чимал хәзерләү куәте булган заводта 350 мең тонна чөгендер эшкәртелгән. 53 мең тонна шикәр җитештерелгән. Быелгы мизгелдә шикәрнең чыгышы да югары - 15,40 процент тәшкил итә.
Чөгендер ташу тәмамлануга карамастан, кабул итү пунктында эшләр әле дәвам итә. Монда кагатларның торышын күзәтәләр, гидролотоклардан читтә өелгән чөгендерне цехларга җибәреп, ап-ак татлы криссталларга әйләндерү өчен ташыйлар.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Экскаваторда эшләүче Фәнил Хәмидуллин һөнәрен яратып башкара.
Читайте нас: