Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 март 2018, 02:00

СУГАН ОРЛЫГЫ СЕРЛӘРЕ

Суган эре үссен өчен, орлыгын дөрес сайларга кирәк. Күпләр орлыкны февральдә үк сатып ала. Әмма суган орлыгы температура үзгәрешләренә бик сизгер.

Суган эре үссен өчен, орлыгын дөрес сайларга кирәк.

Күпләр орлыкны февральдә үк сатып ала. Әмма суган орлыгы температура үзгәрешләренә бик сизгер. Ул селкетү, урынын алыштыруны өнәми. Ахыр чиктә, үсә башлый, иртә алган орлыкны майга кадәр саклап булмаска да мөмкин.

Суган орлыгы төрле зурлыкта була. 8-11 мм диаметрлысы иң вагы, ул көздән утыртып калдыру өчен генә яраклы, чөнки чәчәк атмый. Әмма кышын өшү куркынычы бар. Язын утыртылган вак орлыктан үскән уңышның өлгерүе 2-3 атнага соңара. Туфрак ярлы булганда, аннан вак суган гына үсә. 14-21 мм лысын (уртача фракция) көздән дә утырталар, язын утырту өчен дә иң яхшы орлык. Ул чәчәк атуга бирешми. 21-24 мм лысын (эре фракция) көздән кыяк өчен утыртып калдыралар. Язын утыртканда (аеруча дөрес сакламаганда) чәчәк ату куркынычы зур. 30-40 мм лысы — ашаганда орлыкка сайлап калдырылган суган. Аны кыяк үстерү өчен генә файдаланалар. Ул бик еш чәчәк ата, шуңа утыртыр алдыннан җылытырга кирәк.

"Ирек мәйданы" гәзитеннән.
Читайте нас: