Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 апрель 2018, 02:00

Яраткан киемегез озак киелсен дисәгез...

Свитер, кофталарны кием элгечтә тотмагыз, югыйсә алар сузыла, тартыла.

Кием юыла торган су салкынча булган саен яхшы. Кайнар суда киемнең төсе үзгәрә, җебе тиз туза.

Киемнең молниясен каптырып юыгыз.

Күн сумканы пакетта түгел, тукыма капчыкта саклагыз.

Күн сумка белән аяк киемнәрен иске мендәр тышына салып саклый аласыз.

Капрон оекны кияр алдыннан суыткычның туңдыру камерасына куеп торалар.

Киемне мөмкин кадәр сирәгрәк юарга тырышыгыз. Кер юу алдыннан иптәшләре белән юылып калсын әле дип, кирәксә-кирәкмәсә дә, аларны машинага тутырмагыз.

Киемдәге төймәләр озаграк торсын өчен, аларның җебен тырнак буйый торган төссез лак белән катырып куегыз.

"Шәһри Казан"
Читайте нас: