Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 Май 2018, 02:00

ВАРИКОЗ ИРЛӘРДӘ БУЛАМЫ?

Статистика буенча, варикоз хатын-кызларны ике тапкыр ешрак борчый. Әмма ирләрдә ул катлаулырак формада була, чөнки ир-атлар табибка соң мөрәҗәгать итә.

Статистика буенча, варикоз хатын-кызларны ике тапкыр ешрак борчый. Әмма ирләрдә ул катлаулырак формада була, чөнки ир-атлар табибка соң мөрәҗәгать итә. Веналарның варикозлы киңәюенә китерүче сәбәпләр — авыр күтәрү, физик эш башкару, руль артында озак булу, артык авырлык, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу.


Варикоз тромбофлебит, веналар тромбозына китерә ала. Кан тамырларындагы кан төерләре өзелү, үпкә артериясенә тыгылу куркынычы бар. Табибка күренүне сузмаска кирәк. Һәр кич аякларны салкын суда юып, 15-20 минут өскә күтәреп ятып торырга; ярты сәгать утыргач, йөреп килергә; авыр күтәрмәскә; көн саен 5 мең адым атларга; табиб киңәше белән компрессион гольф кияргә кирәк.
Читайте нас: