Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 июнь 2018, 02:00

БАЛА ТӘРБИЯЛӘҮ СЕРЛӘРЕ

Дөрес үсеш өчен, балага ата-ана мәхәббәте һәм кайгыртуы кирәк. Әгәр шуларны тоймаса, бу физик һәм психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаячак.

1. Дөрес үсеш өчен, балага ата-ана мәхәббәте һәм кайгыртуы кирәк. Әгәр шуларны тоймаса, бу физик һәм психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаячак.
2. Балага ярату сүзләре әйтү, кочаклау-үбү мөһим. Һәм ул шуны аңлап үсәргә тиеш: ни эшләсә дә, якыннары аны барыбер яратачак.
3. Баланы ничек бар — шулай кабул итәргә кирәк. Кайбер әти-әни баласыннан идеал ясамакчы була, ә барып чыкмагач, кәефе кырыла. Ә бала канәгатьсезлек тоеп яшәсә, “синнән булмады инде” дигән сүзләр ишетсә, бу юньлегә илтми. Гадәттә, андый баланың үз-үзенә бәясе түбән була.
4. Баланың тормышы, хисләре белән кызыксыну мөһим. Кызык булмаса да, башыгыз башка мәсьәләләр белән катса да, аның бакчада, мәктәптә ниләр күрүе, белүе турында сорашыгыз. Бергәләп эш башкару яки уен уйнау мөнәсәбәтне җылытачак.
5. Аны хөрмәт итегез. Теге яки бу мәсьәләгә кагылышлы фикерен тыңлагыз.
Читайте нас: