Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 август 2018, 02:00

Кеды һәм кроссовкиларны-кер юу машинасына •

Кеды, кроссовкины кер юу машинасына салыр алдыннан пычрагын юыптөшерергә кирәк. Әгәр таплар булса, тапларны бетерә торган махсус чара беләнэшкәртегез.

Шнурларын, олтыракларын (стелька) (ябыштырылмаган булсалар) алыгыз. Шуннан аяк киемнәрен кер юу өчен тәгаенләнгән махсус челтәр капчыкка (әгәр андый әйбер булмаса, иске мендәр тышын кулланырга була) салырга. Шунда ук шнурларны да салсагыз була. Кер юу машинасына салгач, юу режимын деликатныйга куегыз, су температурасы 40 градустан артмаска тиеш, суын сыгу әйләнеше минимумда торырга тиеш.

Олтыраклардан начар ис килә икән, аларны ике сәгатькә уксуслы суга салып торыгыз, шуннан чайкатыгыз да, содалы җылы суга салып тотыгыз. Ис юкка чыгар.

Мөһим! Кер юу машинасында бер пар аяк киемен генә юарга ярый.

Юылып беткәч, дөрес итеп киптерергә кирәк. Кояш астында һәм батареядә киптерергә ярамый.

Әйткәндәй, ак табан агарсын өчен теш щеткасы һәм пастасы белән чистартыгыз. Ап-ак булыр.

Читайте нас: