Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 сентябрь 2018, 02:00

Картаю...аяктан башлана!

Картлык биттәгеҗыерчыклардан түгел, аяктан башлана! Моны борынгы Кытайда ук белгәннәр.

Берничә мең ел элек табиблар организмның картаюы нәкъ менә аяктан башлануын ачыклаган. Төгәлрәге — аяк табаныннан. Кытай медицина кануннары буенча, гәүдәнең бу өлешендә кеше органнарының дөрес эшләвенә җавап бирүче актив нокталар бар. Алар белән шөгыльләнмәгән очракта, организмның сулавы начарая. Нәтиҗәдә, бу һәр әгъзаның картаюына китерә. Яшь калуның төп сере — аякларны ныгытуда.


Организмның картаюын тоткарлаучы нинди ысуллар бар соң? Кытай табибларының зирәклегенә мөрәҗәгать итик.


Беренче киңәш: гимнастика.

Һичшиксез, аяк очларына, үкчәгә, шулай ук аяк табанының тышкы һәм эчке якларына басып йөрергә кирәк. Бу аяк мускулларын һәм сөякләрен ныгыта, шул исәптән кан әйләнешен дә яхшырта. Димәк, эчке органнарның да эшчәнлеге яхшыра.

Икенче киңәш: табаннарны суккалау.

Хәтта телевизорга текә¬леп утырганда да гәүдә¬гезгә файда ясагыз. Аяк бармакларының аскы өле¬шенә йомшак кына бәргә¬ләргә киңәш ителә. Моның өчен зур булмаган агач яисә резина чүкеч кулланырга була. Бөтен гәүдә буйлап рәхәт җылылык таралганчы сугабыз. Бу Кытай медицинасында аяклар һәм бөтен гәүдәнең кан әйләнешен яхшырту өчен иң яхшы чараларның берсе санала.

Ә менә күзләре начар күрә башлаганнарга аяк¬ларының икенче һәм өченче бармак асларына суккаларга киңәш ителә. Табанның бу урыны күз белән рефлектор бәйлән¬гән. Күнегүне 5 минутлап ясарга кирәк.

Өченче киңәш: массаж.

Кытай табиблары табандагы юн-цюань ноктасын даими массажлап торырга чакыра. Болай эшләгәндә кан әйләнеше әйбәтләнә, аяк мускуллары йомшый. Йокысызлык, невроз авырулары булганда да яр¬дәме зур. Юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 20 тапкыр басарга кирәк. Башта бер аякка, аннары икенчесенә. Иртән дә, кичен дә эшләсәң яхшы.

Икенче төр массаж — аякларны 38 градуслы суда кызарганчы тотарга кирәк. Шуннан соң ике кулның баш бармаклары белән берьюлы ике аякның шул юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 80 тапкыр массаж ясарга киңәш ителә. Ахырдан куллар белән бөтен аяк табанын 3-5 минут ышкырга кушыла.

Дүртенче киңәш: җәяү йөрү.

Озаклап җәяү йөрү бөтен организмга да сихәт бирә. Яланаяк өйдә генә түгел, урман сукмаклары буйлап, бакчадагы үләндә, чирәмдә, газонда йөрсәгез дә яхшы. Никадәр иртәрәк җәяү йөри башласагыз, шулкадәр озаграк яшәрсез. Хәрәкәттә – бәрәкәт!


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: