1. Бала иртән елмаюлы йөзегезне күрергә, назыгызны тоярга тиеш. “Торасыңмы, юкмы, соңга каласың”, — дип кычкырудан аның көне буе кәефе булмас.
2. Баланы ач килеш мәктәпкә җибәрмәгез. Әйе, анда ашаталар, әмма аңарчы берничә дәрес түзәсе бар бит.
3. “Начар билге аласы булма!”, “Тәртип бозсаң, кирәгеңне бирермен!” дигән янаулы сүзләр белән озатмагыз. Балага уңыш теләп, назлы сүз әйтеп, бит очыннан үбү яхшырак.
4. Мәктәптән кайткач та, сорау яудырмагыз. Үзегезнең дә эштән арып кайткач, җеп өзәрлек хәлегез юклыгын исегезгә төшерегез. Бала тели икән, үзе дә сөйләячәк.
5. Укудагы уңышлары һәм уңышсызлыклары турында сыйныф җитәкчесеннән сорашырга була. Әмма бу хакта бала белмәсә яхшырак.
6. Өй эшен әзерли алмыйча утыра икән, җавапны әйтмәгез, аны табарга булышыгыз.
7. Өй эше өчен вакыт билгеләгез. Көн дә шушы вакытта бала дәрес әзерләргә утырсын. 15-20 минуттан соң тәнәфес ясап, селкенергә кушыгыз.