Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 октябрь 2018, 02:00

КҮҢЕЛДӘ ҺӘРЧАК ЯЗ БУЛСЫН!

Яңгырларга бай көз юк-бар өчен дә кәефне төшереп, күңелсезлеккә бирелү чорына да әйләнергә мөмкин. Шулай да күңел төшен­келегенә бирешмичә, елак көзгә иярми, ничек тыныч һәм рәхәт кенә яшәргә соң?

* Күбрәк яктылык кирәк. Кояшлы көннәрдә күбрәк урамда йөрергә тырышыгыз. Бүлмәләрдә яктылык сүрән булмасын. 18 квадрат метрлы булмәдә үзеңне яхшы хис итү өчен яктылык 250 ваттан да ким булмаска тиеш. Көн яктылыгына охшаган төстәге лампочкалар куллану да файдалы. Әгәр сезнең өчен көз белән депрессия синонимнар икән, берәр кая ял итәргә барып кайту да комачау итмәс.

* Көнне дөрес башлагыз. Ял көннәрендә иртәнге ашны ашаганнан соң 15 минут зарядка ясагыз. Классик музыка универсаль антидепрессант булып тора.

* Дөрес тукланыгыз. Иртәне солы боткасыннан башлагыз. Фантазиягез кушканча эшләгез — шикәр урынына бал кушасызмы, җәйдән әзерләп куелган җиләкләрне өстәп җибәрәсезме — барысы да сезнең файдага булачак. Иртәнге аш вакытында май белән сырлы бутерброд, каймак белән коймак һәм чикләвекләр ашау да зыян итми. Иртән яшел чәй эчү файдалырак. Цитруслы җиләк-җимеш ашау файдалы, алар нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта. Үзегезнең рационыгызга серотонин (шатлык гормоны) һәм мелатонин (йокы гормоны) барлыкка китерүче ризыкларны кертегез, менә алар: шоколад, сыр, чикләвек, янып торган төстәге яшелчә һәм җиләк җимешләр, балык, диңгез кәбестәсе.

* Витаминнар эчегез. Составында минераллар булган витаминнарга өстенлек бирү яхшы булыр.


«Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: