Иртән уянып тәрәзәне ачып җибәрүгә, тирә-якка бөркелгән сихри хуш истән кинәт башлар әйләнеп китә торган мәл - сириннәр чәчәк ата! Бу матур мизгелне чәчәкләр тотып рәсемгә төшү өчен генә түгел, ә шифалы төнәтмәләр ясау өчен дә файдаланып калырга кирәк.
Дәвалану өчен сириннең чәчәге һәм яфрагы кулланыла. Аларда эфир мае, синигрин дигән феногликозид, фарнезол, минераль тозлар һ.б. биологик актив матдәләр бар.
Сирин чәчәген ата башлаган чорында, ә яфрагын җәйнең тәүге яртысында (коры көндә) әзерлиләр. Аларны күләгәдә һәм коры урында юка итеп җәеп, еш әйләндереп киптерәләр. Саклануы гадәттәгечә.
Татар халык медицинасында сирин чәчәгеннән (яки яфрагыннан) әзерләнгән төнәтмә бөер шешкәндә, бөердә һәм бөер лаканчыгында таш барлыкка килгәндә кулланыла. Дару түбәндәгечә әзерләнә:
1 аш кашыгы киптереп вакланган чәчәкне (яки яфракны) 1 стакан кайнар суга салып, өсте ябык килеш җылы урында 4 сәгать тотарга кирәк. Төнәтмәне көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 аш кашыгы эчәргә. Бу даруны бизгәк (малярия) авыруыннан да эчәргә киңәш ителә.
Сирин чәчәгеннән ясалган дару мае исә кул-аяклар сызлаганда уыну өчен киң кулланыла.
Аны болай әзерлиләр: 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 2 аш кашыгы ак май белән кушып яхшылап бутыйлар.
Буыннар сызлаганда хушбуй яки аракыга салып төнәткән сирин чәчәген кулланалар. Спиртка салып ясалган ак сирин төнәтмәсе радикуллиттан интегүчеләргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш ак сирин һаваны яхшы арулата шуңа күрә аны гадәттә шәһәрдә юл читләренә утырталар.
Ревматизмнан. Шешәнең өчтән бер өлешенә сирин чәчәге, калган өчтән беренә спирт салырга һәм кояшта тотарга. Көненә 10-15 тамчы эчәргә. Ревматизм, буыннарга тоз утыру, табан асты шпорасы булганда шешәгә кипкән сирин чәчәкләрен һәм 0,5 литр аракы салырга, 8-10 тәүлек тотарга. Көненә 2-3 тапкыр 30-40 тамчы эчәргә, шул ук вакытта авырткан урыннарга компресс ясарга.
Яңа җыйган чәчәкләрне шешәгә салып өстенә ярты литр аракы яки спирт салып 21 тәүлек караңгы урында тоткан төнәтмә дә буыннар сызлаганда кулланыла.