Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 октябрь 2019, 02:00

Алтыннан эшләнгән бизәнү әйберләрен ничек чистартырга

Бер стакан суга бер чәй калагы.....

*Бер стакан суга бер чәй калагы сабыт-саба юу өчен сыеклык салып болгатабыз. Тимер савытның астына киҗе-мамык тукыма куеп, алтыннарны шуңа салыбыз. Акрын утта 5-10 минут кайнатканнан соң, чайкыйбыз һәм яхшылап сөртәбез. *Бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы кер юу порошогы, бер чәй калагы нашатырь спирты кушып ясалган катнашмага 1-2...
*Бер стакан суга бер чәй калагы сабыт-саба юу өчен сыеклык салып болгатабыз. Тимер савытның астына киҗе-мамык тукыма куеп, алтыннарны шуңа салыбыз. Акрын утта 5-10 минут кайнатканнан соң, чайкыйбыз һәм яхшылап сөртәбез.
*Бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы кер юу порошогы, бер чәй калагы нашатырь спирты кушып ясалган катнашмага 1-2 сәгатькә алтыннарны салып куябыз. Чиста суда чайкаганнан соң яхшылап сөртергә кирәк.
*Нык пычранган бизәнү әйберләрен түбәндәге ысул белән чистартып карагыз.
Җылымса суга 30 миллилитр водород перекисы, ярты чәй калагы сыек сабын салып төнгә калдырырга кирәк. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән йөзек-алкаларны чистартканда сак булыгыз, андыйларны ювелир салоннарында сатыла торган махсус эретмәләр белән генә чистартырга мөмкин.
Читайте нас: