Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
31 октябрь 2019, 02:00

Суганның файдасы зур

Суган дарулар да җи­ңә алмый торган зарарлы бактерияләрне юк итәргә сәләтле.

Суган дарулар да җи­ңә алмый торган зарарлы бактерияләрне юк итәргә сәләтле. Аны атнага берничә мәртәбә кулланырга кирәк. Иң яхшысы төш ва­кытында, әмма ач карынга түгел. Чөнки суган ашказанында ялкынсыну барлыкка китерергә мөмкин.

Дәфнә яфрагы (лавровый лист) аш тәм­ләткече генә түгел, ә табигый антибиотик буларак та киң кулланыла. Аның үзенчәлеге шунда — ул авыру китереп чыгара торган бактерияләрне юк итәргә сәләтле.

Алма серкәсендә бик кирәкле алма кислотасы бар. Суга кушып, бу серкә белән авызыгызны чайкасагыз, анда яшәүче 98 процент зарарлы микроблар һәлак булачак.

Бал салкын тигәндә, ялкынсынулар вакытында, бронхит булганда иң көчле чара буларак кулланыла. Андагы витаминнар, минераллар организмны туклыклы матдәләр белән баета, ныгыта, авыруларга каршы торырлык итә.

Сарымсак — көчле табигый антибиотик. Аеруча аннан стрептокок­клар, стафилококклар курка. Һәркөне бер чемчек сарымсак ашасагыз, организмыгыздагы авыру китереп чыгаручы бактерияләрне юкка чыгарырсыз. Шулай ук паразитлардан да котылырсыз, кан басымыгыз нормальләшер.

Имбирь салкын тигән­дә, грипп йоктырганда иң үтемле чара.

Керәндәге (хрен) лизоцин дигән матдә авыру китереп чыгаручы бактерияләрне юк итә. Тамагыгыз авыртса, керәнне кыргычта уып, суга салыгыз да, авызыгызны чайкагыз.
Читайте нас: