Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 ноябрь 2019, 02:00

Савыт-сабаны дөрес юмасаң, чиргә таруың бар!

Савыт-саба юу өчен төрле төстәге губкалар кулланабыз.

Савыт-саба юу өчен төрле төстәге губкалар кулланабыз. Ә менә аларны вакытында алыштырмаганда, хәвефле чирләргә тарырга мөмкин икәнен бар хуҗабикәләр дә белә микән?


Савыт-саба юа торган губкаларда 360 төрдән күбрәк зарарлы бактерияләр җыелырга мөмкин. Алар куркыныч авыруларга китерә. Белгечләр тикшерелгән губкаларның 77 процентында - көчле эчәк инфекцияләрен китереп чыгара алырдай колиформа бактерияләре, ә 18 процентында стафилококклы бактерияләр булуын ачыклаган. Өйрәнелгән губкаларның 86 процентында күгәрек булган.Табак-савыт аша организмга авырулар үтеп керә.

"Бу губкалар унитаз утыргычына караганда 200 мең тапкыр пычрак булырга мөмкин", – ди белгечләр.


Бактерияләр үрчемәсен өчен төрле азык-төлек өчен төрле такта кулланырга киңәш ителә: иткә аерым, җиләк-җимешкә аерым, сырга аерым һ.б.


Суыткычны даими җыештырырга һәм савыт-саба юу өчен губкаларны атнага бер тапкыр алыштырырга кирәк.
Читайте нас: