Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 ноябрь 2019, 18:05

БАЛ САВЫКТЫРА

Бал — иң сихәтле тәм-томнарның берсе.

Бал — иң сихәтле тәм-томнарның берсе. Ул салкын тигәндә дә бик файдалы. Әмма бу аны дөрес кулланганда гына.
Балны чәй белән эчмиләр. Тиз генә ашказанына юылып төшкәндә балның файдасы азрак. Бер лимонны вак итеп турарга, шуңа
2 аш кашыгы бал кушарга. Лимонны акрын гына ашарга. 20 минуттан мәтрүшкәле чәй эчәргә һәм төренеп ятарга.
Тамак шешкәндә, ангина, фарингит борчыганда, авызга бал кабып, аз-азлап йотарга. Балның файдалы үзлекләре йоткылык зонасында бүленеп чыга. Артыннан кимендә 20 минут берни эчмәскә һәм ашамаска. Бу процедураны көнгә берничә тапкыр кабатлап, чирдән бик тиз котылып була.
"Тәмлетамак" газетасы
Читайте нас: