Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 декабрь 2019, 16:05

ШИФАЛЫ ИМӘН

Бер үк күләмдә вакланган имән яфрагы, чикләвеге, кайрысы алына.

Бүсердән*
Бер үк күләмдә вакланган имән яфрагы, чикләвеге, кайрысы алына. Шуларның барысын бергә болгатырга кирәк. Аннан соң 1 аш кашыгы шушы катнашманы савытка салып, өстенә 1 стакан кызыл виноград согы агызалар. 10 минут сүрән утта кайнатып алып, сөзәргә кирәк. Төнәтмә белән бүсер чыккан урынга компресс куялар.
===
Шикәр авыруы вакытында*
Киптерелгән имән чикләвеген порошок хәленә килгәнче төяргә кирәк. Аны көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 әр бал кашыгы эчәсе.
===
Тире авыруларыннан*
Моның өчен ванна ясыйлар. 250 грамм кайрыны 1,5 литр салкын суда кайнатып чыгаргач, 10 минут ут өстендә тотасы. Аннан соң суны сөзеп ваннага салалар. Анда 20-25 минут утырырга кирәк. Бу вакытта сабын белән юынмагыз. Әмма шуны да онытмагыз: бик каты эч кипкәндә, геморрой вакытында имән кайрысын кулланырга ярамый.
Читайте нас: