Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 декабрь 2019, 14:15

КӨНГӘ КҮПМЕ ХӘРӘКӘТЛӘНЕРГӘ?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әйтүләренчә, үзен яхшы хис итү һәм сәламәт булу өчен, олы кешегә көн саен түбәндәге күнегүләрне ясарга кирәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әйтүләренчә, үзен яхшы хис итү һәм сәламәт булу өчен, олы кешегә көн саен түбәндәге күнегүләрне ясарга кирәк: 10 минут баскычтан төшеп менәргә, 15 минут — тузансуырткыч белән, 20 минут бакчада эшләргә, 20 минут — җәяү һәм 25 минут велосипедта йөрергә. Икенче төрле әйткәндә, көнгә 1,5 сәгать активлык кирәк.

5 яшькә кадәрге балаларга көнгә 3 сәгать актив хәрәкәтләнү мөһим.

5-18 яшьтәгеләргә сөякләрне ныгыту зарур. Физик күнегүләр көнгә 1 сәгатьтән дә ким булмасын. Атнага 3 тапкыр гимнастика ясау, мускулларны ныгыта торган күнегүләр эшләү каралган. Велосипедта, самокатта, җәяү йөрү, йөзү, футбол, бию файдалы.

18-65 яшьтә атнасына 150 минут шөгыльләнү киңәш ителә. Бу — тиз-тиз җәяү йөрү, йөгерү, теннис, хоккей уйнау, велосипедта йөрү булырга мөмкин. Олы кеше көненә 5-6 мең адым ясарга (4-5 чакрым) тиеш.

65 яшьтән узганнар өчен координацияне саклау, сыгылмалылыкны арттыручы күнегүләр файдалы. Боларга атнасына 150 минут вакыт сарыф ителә.
Читайте нас: