Баланда суык тидереп авырганда булыша торган 25 төрле биологик актив матдә, шул исәптән витаминнар, минераллар, органик кислоталар бар. Моннан тыш ул кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә. Әмма составында дуплау матдәләре күп булганга, аны каны тиз оеша торганнарга, кан тамырларының варикоз киңәюе, гастрит һәм ашказаны авырулары вакытында ашау тыела.
Балан җимеше шикәр, кан тамырларын ныгытучы Р-актив матдәләргә, К, С, А витаминнарына, эчәклекне чистарта торган пектиннарга, эфир майларына бай. Аңарда фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр, йод бар. Ул йокысызлыкка каршы да көрәшә. Авитаминоз булганда файдасы зур. Баланны бала көтә торган ханымнарга ашамаска кирәк.
Кара миләш аскорбин кислотасы, К, Е һәм В витаминнарына бай. Составында йод, бор, бакыр, калий, кальций, магний, тимер, крахмал, органик матдәләр бар. Ул организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта. Канның оешу сәләтен көчәйтә, каны тиз куера торган кешегә аны сак кулланырга кирәк. Кара миләш кан басымын төшерә. Шуңа да аны кан басымы түбән булганнарга ашарга ярамый.