Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 август 2020, 11:55

Кызыл чөгендернең файдасы

Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора.

Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле ризык атеросклероз белән интегүчеләргә бик тә файдалы.
Чи чөгендер суын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп.
Татар халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суы эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан).
Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суы белән борын эчен юалар.
Пешкән чөгендер кан басымын төшерә
Ангинаны дәвалау буенча бик уңайлы чара. 1 кызыл чөгендерне вак угычтан уарга. Уылган 1 стакан массага 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәргә. Бу катнашманы караңгы урында өстен ябып 4 сәгать тотарга. Аннан калын тукыма аша сыгарга. Куе массасын ташларга, ә суы белән 2,5 сәгать саен тамакны чайкатырга.
Чыганак: https://vk.com/feed
Читайте нас: