Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 ноябрь 2020, 11:38

Имбир белән сарымсактан бик яхшы дару

Әлеге даруны Германиядә уйлап тапканнар.

Әлеге даруны Германиядә уйлап тапканнар. Эчемлек сарымсак, имбир, лимон һәм судан әзерләнә.
+++
Ул кан тамырларының томалануын дәвалый, кандагы холестерин күләмен киметә, салкын тигәннән булыша, иммунитетны ныгыта, бавырга организмны чистартырга ярдәм итә. Шулай ук арыганлыкны бетерә, инфекцияләрне юк итә.
+++
Сәламәтлек эликсирын ясау өчен дүрт баш сарымсак, дүрт лимон, кечкенә генә имбир тамыры, ике литр чиста су кирәк. Лимонны юып турыйбыз. Сарымсакны чистартып, имбир, лимон белән бергә блендерда изәбез. Массаны металл савытка салып, өстенә ике литр су агызабыз да ут өстенә куябыз. Болгатып торып, кайнап чыгар алдыннан ут өстеннән алабыз. Суынгач, сөзеп алып, пыяла шешәгә тутырабыз. Даруны һәр көн ашарга ике сәгать кала эчәбез. Сарымсак исе килә дип борчылырга кирәкми, ул исне лимон бетерә.
Чыганак: https://vk.com/salamtlek?w=wall-131233848_15640
Читайте нас: