Йокысызлык һәм йокы туймау беркемгә дә файдага түгел. Әгәр сез йоклап китәлмичә бер яктан икенче якка әйләнгәләп ятасыз икән, хәрбиләрнең йоклап китү методын кулланып карагыз. Әлеге алым нибары 2 минут эчендә тәмләп йоклап китәргә мөмкинлек бирә.
Беренчедән, үзегезгә уңайлы булган поза сайлагыз. Икенчедән, йөз мускулларының киеренкелеген бетерегез. Бу – бөтен процесста иң төп момент. Кешенең йөзе 43 мускулдан тора – һәм күбесенчә сезнең стресс кичерүегез турында тәнегез нәкъ алардан беләчәк (яки, киресенчә, барысы да тәртиптә, иминлектә йокларга була дигән физиологик сигнал ала). Шуңа күрә күзләрегезне йомыгыз һәм маңгай, бит, тел һәм аскы теш казнасында булган киеренкелекне бетерегез. Шуннан соң сез сулышыгызның тирәнрәк һәм акрынрак була баруын сизәрсез. Хәзер күзләрегездән дә киеренкелекне бетерегез, һәрберсендә булган 6 мускул да киеренке булырга тиеш түгел.
Җилкәләрегезне төшерегез. Аларның авырлыгын тоегыз һәм тулысынча төшерегез. Муеныгызның арткы өлешен йомшартыгыз. Тирән итеп сулыш алыгыз һәм акрын гына аны чыгарыгыз (тын чыгарганда киеренкелекне дә бетерергә кирәк). Хәзер кулларыгызга күчегез: аларның авыраюын һәм киеренкелек бетүен тоегыз. Аякларыгыздагы киеренкелекне дә бетерегез. Зиһенегезне 10 секундка чистартыгыз. Гәүдәгездәге киеренкелекне тулысынча бетергәннән соң, сезгә баш миегезне “сүндереп” торырга кирәк. Хәрәкәтне күз алдында тоткан теләсә нинди фикерләрдән качу мөһим, чөнки алар ирексездән кайбер мускулларда кече кыскарулар китереп чыгара.
Зиһенне чистарту өчен алымнар:
– Мәсәлән, күз алдыгызга китерегез: сез җылы көнне тыныч күл буенча йөзгән көймәдә ятасыз, өстә – зәп-зәңгәр күк, анда акрын гына, теләр-теләмәс кенә болытлар йөзә...
Я булмаса, зур кара бәрхет гамакта ятасыз һәм бөтен җирдә, кая гына карамагыз, рәхәт ярымкараңгылык...
Башка фикерләргә әлеге «картинагызны» бозарга рөхсәт итмәгез, бөтен игътибарыгызны аңа юнәлтегез, 10 секунд буена ләзззәтләнегез.
– Тагын бер ысул – «уйлама... уйлама... уйлама», дип кабатлау. Шулай ук башка фикерләргә юл куймыйча, бу халәтне озаккарак тоткарларга кирәк.
Менә шулай: әгәр дә сез, гәүдәгездәге киеренкелекне бетереп, зиһенегезне тулысынча 10 секундка азат итсәгез, һичшиксез, йоклап китәчәксез. Автор : Шаһиева Гөлназ.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Nichek-2-minut-echend-yoklap-kit-rg-560177/