Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 декабрь 2020, 14:00

ҖИМЕШЛӘР

Кипкән җимешләр барлык файдалы үзлекләрен саклап кала.

Кипкән җимешләр барлык файдалы үзлекләрен саклап кала.

Күрәгә җимешләр арасында иң файдалысы санала. Ул тимер, кальций, калий, каротин, фосфор, В төркеме витаминнарына бай. Йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын кисәтергә ярдәм итә.

Инҗир шулай ук яман шешкә каршы көрәшә. Калкансыман биз һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта, бронхиттан ярдәм итә, эчәклекне чистарта, эч катудан файдасы бар.

Караҗимеш эчәклек эшчәнлеген җайга сала, эч катудан булыша. Аның дәвалау үзлеге сливадан югарырак. Табиблар ревматизм, бөер авырулары, атеросклероз, гипертония борчыганда, караҗимеш ашарга киңәш итә. Аның күз күремен яхшыртуы да исбатланган.

Авт. "Тәмлетамак" газетасы/
Чыганак: https://vk.com/salamtlek?w=wall-131233848_16234
Читайте нас: