Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 февраль 2021, 21:00

Өйдә үстерү өчен иң яхшы гөлләр

Бүлмә гөлләренең күпчелеге, декоратив матурлыктан тыш, файдалы үзенчәлекләргә дә ия.

Бүлмә гөлләренең күпчелеге, декоратив матурлыктан тыш, файдалы үзенчәлекләргә дә ия. Алар өйдәге атмосфераны яхшыртырга, бүлмәдәге тузанны киметергә, коры һаваны дымландырырга сәләтле.
Бүлмә гөлләренең файдалы үзлекләре
СО2 йотып, үсемлекләр бүлмәне кислород белән баета.
Начар җилләтелә торган бүлмәләрдә (мәсәлән, офисларда) чиста һава чыганагы булып торалар.
Кайбер гөлләр көнкүреш җиһазлары бүлеп чыгарган электромагнит дулкыннарын йота.
Бүлмә гөлләре атмосфераны артык тузаннан, токсиннардан һәм авыр металлардан чистартырга сәләтле.
Күпчелек гөлләр киселгән, янган, ялкынсынган урыннарны дәваларга ярдәм итә, косметика составында да кулланыла.
Халык сынамышларына ышансаң, бүлмә гөлләре хуҗаларга сәламәтлек һәм иминлек китерә.
Яран гөле
Яранны бүлмә гөлләре арасында иң популяры дип бернинди арттырусыз әйтергә була. Ул уникаль үзлекләргә ия:
Яранның исе баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә, ә аның эфир маен мигрень булганда чигәләргә сөртергә киңәш итәләр.
Йокыны җайга сала, ярсучанлыкны һәм нерв киеренкелегеннән котылырга булыша.
Микроэлементларның уникаль тупланмасы яранга тирә-ягындагы һаваны дезинфекцияләргә ярдәм итә.
Бөҗәкләрне куркыта. Яран чәчәк аткан өйдә черки, чебен һәм көя күбәләкләре булмый.
Яран гөле мәхәббәтне һәм гармонияне саклый дип санала. Мондый йортны кара көчләр урап уза икән. Әмма гөл сула башласа, туганнарның берәрсе катлаулы чир белән авырый башлаячак дигән ышану да бар.
Фикус
Әлеге искиткеч матур үсемлек өйгә байлык һәм уңыш китерә. Борчылуны бетерә, депрессиядән котылырга ярдәм итә.
Һаваны чистарта, аны кислород белән баета. Йокы сыйфатына уңай тәэсир итә. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне яхшырта дигән ышану да бар.
Антуриум
Әлеге чәчәк мистика һәм табышмаклар белән бәйле. Еш кына бу гөлне спатифиллум белән янәшә утыртырга кушалар: алар гаилә парларына тынычлык һәм шатлык алып килә, ир белән хатынга мөнәсәбәтләрдә татулыкка һәм аңлашуга ирешергә булыша.
Антуриум хуҗаларын күз тиюдән һәм бозымнан, кара ниятле кешеләрнең явызлыгыннан саклый, бүлмәне уңай аура белән тутыра.
Толстянка
Бу гөл фитонцидлар һәм флавоноидлар бүлеп чыгара, авырулар китереп чыгара торган микроорганизмнарны киметә.
Толстянканы «акча гөле» дип тә атыйлар. Әмма бу сыйфатка сәламәт һәм дөрес тәрбияләнгән гөл генә ия була. Авыру гөл хуҗасына капма-каршы тәэсир итә дип санала. Кеше финанс эшләрендә чыгымнарга дучар була, акчасын югалта. Мондый хәл булмасын өчен фатирыгыздагы толстянка дөрес тәрбияләнгән, матур һәм сәламәт булырга тиеш.
Гөл гаиләдәге ызгышлар аркасында барлыкка килгән негатив атмосферада озак вакыт торса, гаилә әгъзаларының берәрсе даими стресс кичерә яисә каты авырса, дөрес каралган гөл дә суларга һәм үләргә мөмкин.
Толстянканы йокы бүлмәсенә куярга киңәш ителә: ул йокысызлыктан котылырга һәм иртән ял итеп уянырга ярдәм итә.
Кактус
Бу суккулентны һәрвакыт саклау үзлекләре буенча аералар, аның энәләре кара уйлы кешеләрне этәрә, начар ниятләргә һәм күз тиюгә киртә булып санала.
Әмма кактусны ир белән хатынның йокы бүлмәсенә куярга ярамый — бу ике арадагы дәртне суытырга мөмкин.
Кактуслар электромагнит дулкыннарын йота, шуңа күрә аларны оргтехника булган бүлмәгә яки кухняга куярга кирәк.
Цикламен
«Аталар һәм балалар» конфликтын җайларга ярдәм итә, бигрәк тә килен белән кайнана, кияү һәм хатынның әнисе арасындагы мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итә. Чәчәк ата торган бу гөл өйгә байлык һәм иминлек китерә.
Абага
Өйгә уңыш китерә, ир белән хатынга мөнәсәбәтләрендә гармониягә һәм үзара аңлашуга ирешергә булыша. Азартлы һәм авантюралы кешеләргә уңыш китерә торган талисман булып санала.
Кухняда үстерә торган гөлләр: хлорофитум; толстянка; столетник; фиалка.
Балалар бүлмәсендә үстерә торган гөлләр: лимон; сансевиерия; каланхоэ; бегония; хлорофитум.
Йокы бүлмәсендә йокыны яхшырта һәм нерв киеренкелеген бетерә торган гөлләр утыртырга киңәш ителә. Мәсәлән, алоэ; розмарин; каланхоэ; бегония; аспарагус.
Халык сынамышлары
Барлык ышанулар да бер төрле: әгәр гөл сула яки тәрбия таләп итә икән — бу өйнең энергетикасындагы үзгәрешләрне аңлата яки якыннарның авыруы турында кисәтә.
Бүлмә гөлләре коруның тагын бер сәбәбе — бозым: гөл начарлык эшләүченең негатив энергетикасын үзенә ала. Гөлләрдәге һәрбер үзгәрешкә игътибарлы булырга кирәк: кемдер сездән көнләшергә һәм чынлап та начарлык теләргә мөмкин.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/lifehacks/28-08-2020/yd-ster-chen-i-yahshy-g-ll-r-m-alarny-faydaly-zlekl-re-5762000
Читайте нас: