Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 март 2021, 13:18

Карлыган һәм кура җиләге яфрагы төнәтмәсе канны сыегайта

Канны сыеклату өчен, күпләр аспирин эчәргә күнеккән. Аның, әлбәттә, файдасы бар, шул ук вакытта зыяны да юк түгел.

Канны сыеклату өчен, күпләр аспирин эчәргә күнеккән. Аның, әлбәттә, файдасы бар, шул ук вакытта зыяны да юк түгел. Ашказаны тышчасына эләгеп, аспирин калдыклары аны «ашый» һәм җәрәхәт барлыкка килә. Шуңа да фитотерапевтлар һәм халык табиблары аспирин чыганагы итеп кура җиләге һәм кара карлыган яфраклары төнәтмәсен эчәргә киңәш итә.
+++
Салицил кислотасы башка җиләк-җимештә дә бар, әмма аларда аның күләме азрак. К витаминына бай продуктларны, бигрәк тә кара миләшне, шпинат, салат яфракларын ашауны да чикләгез. Алар канны тагын да куерта. Ә менә балык продуктларын ашау файдага гына.
+++
Балыкны атнасына өч-дүрт тапкыр ашарга тырышыгыз. Майлы балыкка өстенлек бирегез. Составында йод булган продуктлар, әйтик, диңгез кәбестәсен ашагыз. Шунысын да әйтергә кирәк: диңгез продуктларында һәм балыкта кан басымын көйли торган таурин бар. Рационыгызга әстерхан һәм бадәм (миндаль) чикләвеге дә керсен (көненә берәр аш кашыгы). Кавын, грейпфрут, болгар борычы, помидорны ешрак ашарга тырышыгыз. Һәр көн әфлисун согы эчегез, әмма ул ашказаны авырткан кешегә зыянлы. Түбәндәге рецептның да файдасы бар: 250 гр чистартылган сарымсакка 300 гр бал салып, өч атна төнәтегез һәм ашарга 40 минут кала көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы ашагыз. Канны имбир белән дарчин (корица) да сыеклата.
Фото: delanadache.ru
Читайте нас: