Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 март 2021, 19:15

Гөлләрне гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) белән тукландырыйк

Ул үсемлекләрнең чирләргә каршы торучанлыгын арттыра, чәчәк аттыра, сәламәтләндерә.


Ул үсемлекләрнең чирләргә каршы торучанлыгын арттыра, чәчәк аттыра, сәламәтләндерә. Гөлләрне күчергәннән соң, ботакчадан тамыр җибәрткәндә дә ярдәме тия. Гәрәбә кислотасы эремәсен яфракларына да сиптерергә мөмкин. Эремәне алдан әзерләп куймагыз, иң күбе 3 көн сакларга ярый. Аны бегония, фикус, драцена, роза, орхидея аеруча ярата. Миләүшә, сенполия кебек төкле яфраклы гөлләрнең яфракларына сиптерергә ярамый, төбенә генә мөмкин. Гәрәбә кислотасы даруханәләрдә сатыла. 0,5 г лы бер төймәдә 0,1 г кислота бар.
Гөлләргә сибү өчен 1 л суга 1 төймә, яфракларына сиптергәндә 2 л суга 1 төймә кушыла. Гәрәбә кислотасын бакчачылык кибетләреннән дә таба аласыз. Аны кабында күрсәтелгән дозада әзерләргә кирәк. Гәрәбә кислотасы белән гөлләрне айга ике тапкыр тукландырырга ярый.
Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-187772453_49015
Читайте нас: