Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 март 2021, 16:00

Бәхетле булу өчен психолог киңәшләренә колак салыгыз

Хәл юк, эш - тавык та чүпләп бетермәслек, яныңдагы бөтен кеше ачуыңны чыгара, ә син үзеңне бензины бетеп туктаячак машина яисә әллә ничә тишектән суы агып торган төпсез чиләк кебек хис итәсең...

Хәл юк, эш - тавык та чүпләп бетермәслек, яныңдагы бөтен кеше ачуыңны чыгара, ә син үзеңне бензины бетеп туктаячак машина яисә әллә ничә тишектән суы агып торган төпсез чиләк кебек хис итәсең... Ә күңелдә - күзләре янып, энергиясе ташып торган матур хатын-кыз буласы килү теләге. Кирәкмәгәнгә игътибар итмичә, үз көчебезне юк-барга сарыф итми генә ничек дөрес яшәргә соң?

Психологлар киңәшләренә колак салыйк әле.

Йокы туймау


Үзеңнән канәгать булмау
Теләсә нинди һәм теләсә кемгә үпкә, башка кеше белән энергетик бәйләнеш тудырып, бик зур энергия югалтуга китерә. Үпкәләтүчене гел искә төшереп тору аның белән бәйле энергетик кыр барлыкка китерә һәм, зур шлангтан аккан су шикелле, егәрең әлеге кешегә китеп тора. Әти-әниләргә үпкә тормышта күп кенә проблемалар китереп чыгаруга сәбәпче булырга мөмкин. Әтисенә үпкәсе, претензиясе, аның белән конфликт булган очракта, хатын-кызның акчасы булмый, ир-атлар белән якыная алмый. Чөнки әти кеше - кызларның тормышындагы иң беренче ир-ат, аның белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуы бик мөһим. Әнигә карата үпкә, түмгәк өстеннән барган төсле, тынгысыз тормышка китерә. Шуңа күрә әти-әниләрне ничек бар - шулай кабул итәргә кирәк. Финанс, карьера мәсьәләсендә уңышка ирешәсең килсә, беренче чиратта, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау мөһим. Әгәр балаларыгызның сезгә яхшы мөнәсәбәттә булуын телисез икән, үзегезнең әти-әниләрегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.

Әтисенә үпкәсе булган кыз балага нәкъ әтисе кебек ир-егет тартылачак, ул шундый ук кимчелекләре булган кешене үзенә яр итеп сайлаячак. Элек очрашып йөргән егетләрне дә тизрәк гафу итәргә кирәк, чөнки киләчәктә нәкъ шундый ук яки тагын да начаррак ир-атны очрату ихтималы зур. Үпкә шундый ук кешене сезгә тартып китерә. Иреңә үпкә гаилә мөнәсәбәтләрен какшата һәм авырулар китереп чыгаруга сәбәпче була. 80 процент хатын-кыз авырулары ирләргә үпкә саклаудан туган дип исәпләнә. Андый үпкә хатын-кызның сексуаль сферасына, ботларга, кулларга, йөрәккә йогынты ясый. Үпкә ул - тәндәге каткан энергия. Карап торышка күренмәсә дә, алар тәндә блок булып урнаша. Төрле кешеләргә үпкә җыелмасы яман шеш авыруларына хәтле китереп җиткерергә мөмкин. Рәхәт һәм бәхетле яшисегез килсә, үпкәләмәгез һәм кичерә белегез. Үпкәләрне онытканнан соң, хатын-кыз үзенең көче артканын сизә һәм аның күптәнге максат-хыялларына юл ачыла.

Күбрәк биреп, азрак алам...

Ана кеше, бала бәхетле булсын өчен, үзен корбан итә, тик бәхетсез ана бәхетле бала үстерә алмый. Бала, иртәме-соңмы, телисеңме-теләмисеңме, барыбер әнисенең тормыш сценариен кабатлаячак.

Ике алмасы булса, ана баласына зурысын бирә, киемнең кыйммәтлесен, затлысын аңа ала, үзе ташламалар көтеп йөри, теләгәнен түгел, балаларга алганнан калган акчага (калса әле!) үзенә очсызлы кием ала. Ашарга салганда да башта - балаларына, аннан - иренә, соңыннан гына үзенә сала. Башта - иргә, аннан - үзенә, ахырдан гына балаларга ризык бүлеп бирергә кирәк. Элек бу нәкъ шулай иде, хәзер заманалар үзгәрү белән, әлеге тәртип тә үзгәрде. Рәхмәтле балалар үстерәсең килсә, үзеңне соңгы планга куймаска кирәк.

Стресс


- Көнчелек хатын-кызны эчтән кимерә. Көнләшмим дигәнгә ышанмагыз, көнләшмәгән кеше юк. Иң мөһиме: аны тирәнгә җибәрергә ярамый. Катырак көнләшкән саен, йөрәктә «кара тишекләр» күбәя һәм бик күп энергияне югалтуга китерә. Шулай итеп, безнең барлык энергиябез без көнләшкән кешегә китеп бара.

Көнләшкәндә, безнең финанс, сәламәтлек, үзара мөнәсәбәтләр ягы какшый, хатын-кызның матурлыгы китә. Шуңа күрә шәхси тормышыгызны яктырткан фотоларны интернетка чыгарудан тыелырга кирәк. Диңгездә булганыңны, ирең 101 роза бүләк иткәнне, балаларыңның уңышларын чагылдырган фотоларга, әлбәттә, лайклар куярлар, тик аны ничек карыйлар бит! Бәхет тынычлыкны ярата. Шуңа күрә бәхетеңне башкаларга чыгарып селкергә кирәк түгел.


Дөрес, көнләшүнең уңай ягы да бар. Мәсәлән, дус кызыгыз яңа машина алды да сезне бу «чеметеп» куйды ди. Бу очракта, көнләшкән кешегезгә идея биргән өчен эчтән рәхмәт әйтеп, үз максатыгызга барырга кирәк. Чөнки көнләшү нәрсәгә дә булса ирешү юлында стимул да булырга мөмкин.

Димәк, барысы да үзебезнең кулда. Юкка-барга энергиябезне сарыф итми, үзебез өчен яшәп, бәхетле булыйк, без моңа лаек.
Фото: nastol.com.ua
Чыганак: http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/bkhetle-bulu-chen-psikholog-kishlre
Читайте нас: