Алар ел саен яз җитү белән безнең якларга кайта. Оя корган, йомырка салып бала чыгарган урыннарында төпләнә. Гадәттә, аккошлар апрель урталарында кайтып, кара көзгә кадәр монда булалар иде. Күлләрне тулысынча боз каплагач, хәтта бәләкәй генә җылулар да туңып беткәч кенә алар җылы якларга оча торган иде. Быел аккошлар күпкә иртәрәк кайтты. Аларны Акколай, Кармыш, Кырым авылларына якын сулыкларда күргәннәр.