Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Фотокүзәтү
20 июль 2020, 16:00

Ә авылда янә печән чоры!

Печән чабу авыл халкы өчен һәрвакыт көнкүреш мәшәкатьләреннән арыну өчен үзенә күрә бер юаныч һәм шул ук вакытта изге гамәл дә булып торган, аңа җентекле әзерләнгәннәр, җәй сынамышларын күзәткәннәр һәм “һава галиҗанәпләре”нә гыйбадәт кылганнар.

Язын авыл кешесе һәр яңа көнне яхшы һава шартлары булуына ышаныч белән каршы ала. Еш яуган җылы яңгырлар үләннең мул булуына ышаныч тудыра. Менә печән вакыты җитә. Болыннарда яңа чабылган үлән исе башны әйләндерә. Бал кортлары гөжли, чикерткәләр җырлый. Бу чорда авыл халкы ал-ял белми эшли. Менә тегендә-монда авыр теземнәрдән тигез итеп салынган кибәннәр калкып чыга, ихатага алып кайткач алар авыл йортының иң төп бизәгенә әйләнә. Һәм шул мәлдә үз хезмәтеңнең җимешләрен күрүдән дә зуррак шатлык юк.
Читайте нас