Без бәләкәй чакта әнкәй төнге каравылчы булып эшләгән. Колхозның сарык фермасын, аның янындагы иген келәтләрен саклаган. Язын-көзен күзгә төртсәң күренми торган караңгы төннәрдә ул берничә мәртәбә гадәти булмаган күренешләргә очраган. Шул вакыйгаларның берсе турында җентекләбрәк сөйлисе килә. Элек безнең авылда сарыкларны күп асрыйлар иде. Көзге салкын бер төндә сарыклар бәрәнләмәдеме икән дип әнкәй читәннән эшләнгән абзарга таба атлый. Ишекне ачып, биек бусага аша атлап керүе була, ничектер хәлсезләнеп киткән кебек була.
Әнкәй, ятып алыйм микән әллә дип, урын эзли башлаган. Сарыклар абзарның бер ягына җыелышып ятканнар. Бер коры урын табып әнкәй шунда бер-ике минутка ятып алырга булган. “Үзем сарыклар ятмаган урынның җенле булырга тиешлеген аңлыйм”, – дип сөйләде әнкәй.
Ятуы була, капка артында безнең урамда алмашынып чирләп йөрүче Мәрфуга әбинең мөгрәп җыр көйләп йөргәнен ишетә. Адашып килеп чыккандыр инде бу карчык дип уйлый әнкәй. Озак та үтми, теге әби әнкәй янында пәйда була һәм өстенә атланып та утыра. Әнкәй көч-хәл белән җиде тапкыр “Аятөл көрси” сүрәсен укып беткәч кенә, теге юк була. Тырышып-тырмашып әнкәй урыныннан кузгала. Капка ерак. Көзге пычрак ерып савучылар йортына чаклы мүкәйләп бара. Ишеккә кагарга көче булмагач, тырный, эндәшергә өне чыкмый икән.
Бераздан савучылар, песи тырный икән дип, ишекне ачалар. Әнкәй боларның сорауларына җавап бирә алмый, телдән калган була. Өч көн сөйләшмәгән ул, озак урында ятты. Башкача эшкә дә чыга алмады.