Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
20 март 2019, 02:00

Кызым йортыбызга килен булып кайтты...

Балачактан әти-әни сүзеннән чыкмадым. Дусларым кичке уенга йөргәндә дә өйдә утырдым. Әтишулай кушты. Бик кырыс тәр­бияләде ул безне. Ә бәлки алай ук кирәк тәбулмагандыр? Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китүгә үк алдандым. Авырга уздым, әаннары тагын да зуррак хата ясадым. Сабыемны бала тудыру йортында калдырыпчыктым. Менә шуннан башланды инде бәхетсезлек.

Балачактан әти-әни сүзеннән чыкмадым. Дусларым кичке уенга йөргәндә дә өйдә утырдым. Әти шулай кушты. Бик кырыс тәрбияләде ул безне. Ә бәлки алай ук кирәк тә булмагандыр? Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китүгә үк алдандым. Авырга уздым, ә аннары тагын да зуррак хата ясадым. Сабыемны бала тудыру йортында калдырып чыктым. Менә шуннан башланды инде бәхетсезлек.


Пешекчегә укый идем. Практика узганда кайнар суга пештем. Алты ай буе хастаханәдә ятарга туры килде. Мине аннан: “Сиңа бала табарга ярамый”, – дип чыгардылар. Ул вакытта бала тудыру йортында калдырган сабыем турында уйлап та карамадым.


Еллар узды. Дусларым мине бер ир-атка димләделәр. Болай карап торышка ярыйсы гына күренә. Очрашканда матур сүзләрен дә кызганмый. Үзем дә сизмәстән моңа гашыйк булдым. Шулай итеп, шәһәрдән 400 чакрым ераклыктагы авылга кияүгә чыктым. Ирем әти-әнисе, әби-бабасы, ике сеңлесе, бер авыру апасы белән яши иде. Язмышыма шул язгандыр дип, тормыш авырлыкларына буйсынып яши башладым.


Авыл җирендә моңаеп утырып булмый, эш күп. Колхоз ашханәсенә эшкә урнаштым. Өйдә мал-туар, кош-кортлар асрыйбыз – мәшәкать күп. Алар барысы да минем җилкәдә иде. Озакламый каенсеңелләр читкә чыгып китте. Ә без авыл уртасыннан җир алып йорт сала башладык.


Барысы да яхшы кебек. Ә иремә бала кирәк. Менә шул хәл араны салкынайтты да инде. Иремә бала алып кайта алмаячагымны әйтми булдыра алмадым. Ул аңлагандай кебек булды. Үз тырышлыгыбыз белән матур йорт җиткереп кердек. Инде сөенеп яшә генә! Тик иремнең авылдагы бер ялгыз хатынга ия¬лән¬гәнен ишеттерделәр. Тавыш чыгарудан мәгънә юк иде. Күп тә үтмәде ирем: “Мин бала табып бирердәй хатын таптым. Аерылышыйк”, – диде. Сигез ел яшәгән йортымнан чыгып киттем. Кире шәһәргә кайтыр мөмкинлегем булмагач, район үзәгенә барып төп¬ләндем. Инде тормышны яңадан башларга туры килде.


Ә бер көнне телефоныма шалтыраталар. Авылдагы элеккеге күршебез Илһам икән! Шалтыратуы бер гаҗәп булса, ул әйткән сүзләр бөтенләй телсез калдырды! “Гүзәлия, син әле дә ялгызмы? Чык әле миңа кияүгә!” – ди бу. Бер ел элек хатыны үлеп киткән икән. Ирне ялгыз яшәү туйдырган. Мондый көтелмәгән тәкъ¬димнән башта бөтенләй куркып калдым. Кияүгә чыгарга каршы түгел идем анысы. Әмма бит элеккеге иремнең күр¬шесенә кабат килен булып ничек төшәргә?


Ике айдан артык уйланып йөрдем дә, тәвәккәлләдем. Бу көннәрдә авыл халкының телендә мин генә идем. Ә Илһам бик тә акыллы кеше булып чыкты. Балалары да “апа” дип өзелеп тора.


Күршеләрдә дә гаҗәп хәлләр булып ята! Элеккеге иремнең хатыны үзе бала таба алмагач, ятимнәр йортыннан ике кыз алып кайтты. Гаҗәп хәлләр алдарак булган икән әле! Шулай беркөнне Илһамның олы улы Ирек өйләнәм дип кайтып керде. Каршы килмәдек, яше җиткән егет бит. Киләсе атнада кәләшне күрсәтергә алып кайтасын әйтте бу. Бик дулкынланып каршы алдык, кызны ошаттык.


Озакламый булачак кодагыйларга килен сорарга киттек. Алар район үзәгендә яши икән. Кодагый белән дә уртак телне тиз таптык. Никах та гөрләп узды. Кызын безгә биреп җибәр¬гәндә кодагый бик елады инде. Ике атнадан үзләрен кунакка чакырдык. Шунда икәү генә калгач, ул серне чиште. “Гөлнараны балалар йортыннан алдык. Яшь кенә бер кыз тугач ук ташлап калдырган аны. Гөлнара бу хәлләрне үзе дә белә. Чын әнисен эзләтеп карадык, тик файдасы булмады”, – ди кодагыем. Шул чакта чак аңымны җуйма¬дым! Борчылуым юкка булмады. Гөлнараның туган көне минем кызымныкы төсле булып чыкты. Карап торышка минем чалымнарым да бар. Туйда да бер кунак: “Килен каенана туфрагыннан диләр, төскә-биткә дә охшап торасыз”, – дип йөрәгемне кузгатты! Киленебезнең үз кызым икәненә шигем юк. Тик бу хакта аның үзенә әйтергә әле дә батырчылыгым җитми. Әмма күңелемә тынычлык таптым. Еллар узгач, балам йортыбызга килен булып килеп керде. Хәзер кызымны икеләтә яратам кебек.


Гөлгенә Шиһапова.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: