Әлшәй хәбәрләре
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
16 Май 2019, 02:00

Сиам игезәкләре операциядән баш тарткан

Һиндстанның Чхаттисгарх штатында яшәүче сиам игезәкләре Шиванат белән Шиврам Саху аларны аеру буенча хирургик операциягә ризалашмауларына үкенмиләр. Бу хакта Daily Mail яза.

Һиндстанның Чхаттисгарх штатында яшәүче сиам игезәкләре Шиванат белән Шиврам Саху аларны аеру буенча хирургик операциягә ризалашмауларына үкенмиләр. Бу хакта Daily Mail яза.
“Хәзер инде тәләсәк тә, безне аера алмячаклар», - диләр шушы арада гына 18 яшьләрен билгеләгән игезәк егетләр. – Балачакта бу мөмкин иде, хәзер инде соң. Табиблар безне аера алмаячакларын әйтте. Ә без теләмибез дә. Ничек бар, шулай каласыбыз килә. Без Ходай Тәгаләдән кабатланмас сәләт алганбыз. Без үзебезне ике гәүдәле, әмма бер җанлы итеп кабул итәбез”.


Бертуганнарның гәүдәләре корсак тирәсендә тоташа, шуңа да аларның үпкәләре, йөрәкләре, куллары аерым. Әмма ашказаны һәм аяклары уртак. Алар көндәлек эшләр белән үзләре шөгыльләнә, бернинди ярдәмсез үзләре йөри, йөгерә. Шиванат белән Шиврам гадәти мәктәп тәмамлаган, анда егетләр иң яхшы укучылар исәбендә булганнар.

2014 елда алар бар дөньяга Интернетта дөнья күргән видеоязма аша таныла. Егетләр белән табиблар бәйләнешкә кереп, аларны аеру буенча операция тәкъдим итәләр. Әмма игезәк малайлар операциядән баш тарта.
Автор: Ә.Шакирҗанова.

Чыганак: Lenta.ru

Фото: Ачык чыганак.


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: