Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
26 июнь 2019, 02:00

Теге дөньяда булып кайткан

АКШның Аризона штатында урнашкан Финикс шәһәрендә яшәүче бер ханым клиник үлем кичергән һәм үз кичерешләре белән уртаклашкан.

АКШның Аризона штатында урнашкан Финикс шәһәрендә яшәүче бер ханым клиник үлем кичергән һәм үз кичерешләре белән уртаклашкан.


2018 елның февралендә Тина Хайнс йөрәк өянәге кичерә. Аның ире Брайан беренче ярдәм күрсәтә, әмма күп тә үтми Тинаның йөрәге туктый. Брайан ашыгыч ярдәм чакырта. Медиклар Тинаның йөрәген берничә тапкыр "эшләтеп" җибәрә. Хастаханәгә барып җиткәнче 27 минут дәвамында америкалы ханым мәрхүм булып санала.

Хастаханәдә табиблар дефибриллятор куллана, һәм ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган хатын аңына килә. Ул табиблардан ручка һәм кәгазь сорап ала да: "Бу чын дөрес", - дип яза. Тина күккә күрсәткәч табиблар нәрсә турында сүз баруын аңлый.

Америкалы ханымнан теге дөнья турында сорашкач, ул: "Бар да тормыштагы кебек үк иде, төсләр дә бик чагу булды", - ди.

Хатын сүзләре буенча, ул теге дөньяда Иисуска охшаган сын күргән.


Автор: Әлфия Шакирҗанова.

Чыганак: Лента.ру

Фото: Ачык чыганак.

“Өмет” гәзитеннән
Читайте нас: