Дворяннар гаиләсеннән булган яшь кыз Русия армиясендә хәрби хезмәттә булган Нечипоренко фамилияле офицерга 1904 елда кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, яшьләрнең ширбәт ае барган көннәрдә, Русия белән Япония арасында сугыш башлана. Офицерга, сөеп тә туймаган яшь хатынын шундый ук дворян әти-әнисе янына нәсел-ыруларының биләмәсенә кайтарып җибәреп, ерак Маньчжуриягә юлланырга туры килә.
Көннәрдән бер көнне биатай-бианай йортының залындагы диванда ирен сагынудан моңсуланып, күңеле иләс-миләс килеп яткан яшь хатын ике тәрәзә арасына урнаштырылган борынгы көзгегә үзе дә сизмәстән караштыргалап ала, шушы вакытларда иренең ни белән мәшгуль булуын күз алдына китерергә тырыша.
Берзаман аның игътибарын көзге төпкеленнән хасыйл булган ниндидер күренешләр җәлеп итә, анда сирәк-мирәк куаклар үсеп утырган, өстенә бераз кар явып үткән, биек булмаган тау тезмәләре чагыла. Арытаба хатынкай шул чагылышларда сәер генә, салмак кына хәрәкәтләр шәйләп ала. Ныклабрак, игътибарлырак итеп караса, ул анда ирен һәм аның денщигын таный! Алар, як-якларына сак кына карана-карана, каядыр шуышып китеп бара...
Күпмедер вакыт үтүгә көзгедәге чагылышта тагын ике фигура пәйда була. Алар да кача-поса гына шул юнәлештә хәрәкәт итә. Хатын дертләп китә: боларының бит йөз чалымнары, һичшиксез, азиатларныкы!!
Шулвакыт японнарның берсе шыпан-шыпан гына Нечипоренконың артыннан якынлаша да, пычагын тартып чыгарып, аңа кадарга кизәнә. Бу күренештән коты очкан һәм үзенең ни эшләгәнен дә аңламаучы яшь хатын чәрелдәп кычкырып җибәрә һәм өстәл өстендә торган ниндидер каты әйберне ала да көзгегә тондыра. Тирә-якка челпәрәмә килеп коелып төшкән пыяла тавышы тарала...
Тавышка залга йөгерешеп кергән өйдәгеләр яшь кәләшне һушын югалтып егылган хәлдә таба. Соңрак ул иренең туганнарына көзге белән бул¬ган хәлне, анда күргәннәрен, чагыл¬ганнарны тәфсилләп сөйләп бирә. Биатасы исә боларның барысын да көндәлеккә җентекләп язып куя.
Берничә атна үтүгә яшь офицер да кайтып төшә, аңа кыска вакытлы гына отпуск биргәннәр икән. Кайтып керүгә үк ул сугышта үзе белән булган сәер дә, аңлатып та бирә алмаслык вакыйга турында сөйләп бирә.
Аның сүзләренә караганда, бер көнне ул денщигы белән разведкага китә. Тау тезмәләре арасыннан алар яшерен генә дошманның тылына чыга. Шулвакыт кинәт кенә хатын-кыз чәрелдәве һәм ватылган пыяла тавышы ишетелә. Сикереп торган яугирләр кар өстендә берьюлы ике японны күрә: икесенең дә кулларында пычак һәм икесе дә үле була!
Тыңлаучыларның үзләрен сәер тотуына гаҗәпләнеп, яшь офицер әле әтисенә, әле хатынына карый. Шуннан соң гына әтисе теге көнне килене сөйләгәннәрне язып куйган көндәлекне алып чыга...
Шул вакыттан бирле бу хатирә Нечипоренколар нәселендә буыннан-буынга сөйләнеп килгән һәм безнең көннәргә кадәр сакланган.
Моңа аңлатма биреп, киң билгеле швед галиме Фонс Гариссон көз¬геләрнең сәер үзенчәлеген билгеләп үтә. Баксаң, алар кайвакыт, аеруча бик нык теләгәндә, ретранслятор ролен дә башкара ала икән. Әгәр хатыныгыз сезне сөяркәгез белән бергә көзгедә күрсә, аны ваза белән бәреп ватып, икегезне дә харап итүе дә бар. Ятарсыз аннары теге японнар кебек...
Моннан тыш, көзгеләр үзләре шаһит булган начар вакыйгаларны “исләрендә” калдырырга сәләтле, шуңа күрә сатып алган йортта элекке хуҗалардан көзгеләр калган булса, алардан арынырга киңәш ителә. Шулай итмәгән очракта, алар негатив энергия чыганагы да була ала.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.